Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дүртенче мәртәбә үткәрелгән Республика ифтары иганәчеләре белән очрашты.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә үткәрелгән очрашуда бер төркем эшкуарлар катнашты. Мөфти хәзрәтләре аларны саваплы эшкә алынулары өчен чиксез рәхмәтен белдерде һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Мәгълүм булганча, 22 июнь көнне “Казан Арена” стадионында IV республикакүләм ифтар ашы уздырылды. Бирегә ун мең кешегә исәпләнгән табын әзерләнде. Чарада Татарстанның дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар чакырылган иде.