"Хузур" балалар өчен китап чыгарды

16 август 2016 ел 13:21
"Хузур" балалар өчен китап чыгарды

Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Хузур” нәшрият йорты балалар өчен китаплар сериясен бастыруга кереште. Күптән түгел “Белем дөньясы” нәшрият төркеме белән берлектә “Минем күркәм динем” исемле китап дөнья күрде. Ул 6 яшьтән өлкәнрәк булган балалар өчен.

Төсле һәм мавыктыргыч бу китап кече һәм урта сыйныф укучыларын динебезнең нигезләре белән таныштыра һәм гыйбадәт, тәһарәт, гөсел кебек төшенчәләрне аңлатып үтә. Ул шулай ук намаз укырга өйрәнү өчен дә менә дигән белешмәлек. Кызыклы хәдисләр һәм риваятьләр баланың  дини белемнәрен ныгытачак, ә биремнәре мөстәкыйллек, игътибарлылык кебек сыйфатларын арттырачак.

Китапны әзерләүдә ислам дине белгечләре, мөгаллимнәр һәм рәссамнар катнашты. Ул рус телендә дөнья күрде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100