Таҗетдин Ялчыгол: Аллаһ юлында булучы бәндә булсаң, бу дөньяда җир кебек сабыр бул...

16 август 2016 ел 14:28
Таҗетдин Ялчыгол: Аллаһ юлында булучы бәндә булсаң, бу дөньяда җир кебек сабыр бул...

“Кил, әй инсан, әгәр булсан чын ир дәк.

Агырлык, пишә кыл, дөньяда йир дәк,

Әгәр таб сәне һәр кайсы мәүҗид.

Зыян итмә, тәкый тикер соуд (файда).

Кеше таш орса башә, әй хөҗәстә (бәхет иясе),

Көлеб бакгыл йөзигә мисле пәстә (чикләвек).

Тәфсире:

Ягъни, әй адәм баласы, хакыйкатьтә Аллаһ юлында булучы бәндә булсаң, бу дөньяда җир кебек авыр сабырлы бул. Ник дисәң, җирнең өстендә төрле нәрсәләр бар: изгедән, явыздан, хәсистән һәм нәфистән – барчасын күтәреп тора. Шуның кебек син дә күтәр, адәмнәргә яхшы, күркәм бул. Сине, мәсәлән, һәр җан иясе аяклары астына салып типкәләсәләр дә, һич нәрсәсенә зыян тидермә, бәлки кулыңнан килсә файда китер. Мин-минлек кылганга-яхшылык кыл.

Ягъни берәү сиңа ачу белән таш орса, әй андый мөбарәк кеше, орган кешенең йөзенә әйләнеп көлеп кара. Чөнки чикләвекнең башына таш белән орырлар; ярылып көлгән кебек торыр, эчендәге төшен бирер. Син дә һәр җәфага ачык йөзең белән төрле нигъмәтләреңне бир, димәктер...”

Әлеге хикмәтле сүзләр шул кадәр таныш та кебек, татар халкының зирәк мәкальләрен дә искә төшерә... Әмма авторын әйтеп бирә алабызмы?! Нинди китаптан алынган?! Ә шигъри юллар нинди телдә язылган?!

Бу сүзләр бай рухи мирасыбыз ядкәре – Таҗетдин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабыннан. Шигъри юллар да, аннары бирелгән аңлатма кебек үк, татарча, төгәлрәге, иске татар телендә.

Сорауларга тулырак җавап исә болай яңгырый: Ялчыгыл кызы Газизә үтенече белән Урта Азиянең күренекле шагыйре Суфый Аллаярның (Аллаһыяр. 1916-1713) Дини-әхлакый рухтагы Аллаһның бөеклегенә дан җырлаучы тарихи әсәре “Сөбател-гаҗизан” (“Көчсезләрнең ныклыгы”, “Гаҗизләргә терәк”...) әсәрен  иске татар теленә тәфсир иткән.  Суфый Аллаяр – этник чыгышы белән нугай татары. Ялчыгыл үзенең хезмәтен “Рисаләи Газизә” дип атый. “Сөбател-гаҗизан” белән “Рисаләи Газизә” не чагыштыру шуны күрсәтә: Таҗеддин Ялчыгол Суфый Аллаяр  әсәрен турыдан-туры шәрехләмәгән. Төп нөсхәгә бәйләп, үзенең тирән белемен, мәгълүматын, фикерләрен һәм башка китапларда язылганнарны да чагыштырып бәян иткән, дип саный татар галимнәре. "Рисаләи Газизә" иске татар имлясында язылган китап. Галим Хатыйп Миңнегулов әлеге әсәрне хәзерге әдәби телгә күчерә. "Хозур" нәшер иткән басмада Т. Ялчыголның әсәре иске татар телендә һәм Х. Миңнегуловның хәзерге әдәби тел белән шәрехләвендә бирелә. Ялчыгол кулъязмаларындагы аермалыклар да күрсәтелә. Шулай итеп китап, иске һәм бүгенге заман татар телен үзенә сыйдырып, зур күләм тәшкил иткән басма. Өзек тә шул басмадан алынды.

Ялчыголның тагын бер хикмәтле сүзе: “Белгән гыйлемең белән гамәл кылучы бул, башкаларга өйрәтүче бул”. Ягъни, гыйлемгә таянып эшлә. Шул ук вакытта белгәнеңне башкаларга да өйрәт. Ялчыгол үзе гарәп, фарсы һәм төрки телләрен камил белгән. Олуг  шәрык белгече дәрәҗәсенә җиткән. Димәк ул, үзе дә гыйлем иясе һәм гыйлем өйрәтүче булган. Беркайчан да искерми торган зирәк мәгънәле китаплар язган, башка телләрдән тәрҗемә иткән. Берничә гасыр дәвамында алар кабат-кабат бастырыла һәм тарихчылар, дин әһелләре өчен тарихи-рухи чыганак булып тора.

Менә шушы олуг гыйлем иясе хакындагы белемнәрне ныгыту, аның хезмәтләрен пропагандалау ниятеннән  ел саен Зәй мөхтәсибәте  "Ялчыгол укулары"н уздыра. Олуг татар дин галиме рухына багышлап догалар кылу өчен татар дин әһелләре, галимнәр, Ялчыгол нәселен дәвам итүчеләр һәм аның мирасын өйрәнүче төрле милләт вәкилләре Зәйгә җыела. Быел бу чара 18 августта уздырыла. Әлеге конференция алдыннан күп еллар дәвамында бу чара өчен җан атып йөргән Зәй районының мәртәбәле мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов белән әңгәмә кордык.

- Хәзрәт, “Рисаләи Газизә” китабын укый башласаң, андагы гыйбарәләр шундый таныш кебек һәм татар кешесе күңеле өчен бик якын алар. Әмма моңа карамастан, Ялчыголны беләбез дип әйтә алмыйбыздыр әле... Әйтик, “Ялчыгол укулары” ни өчен нәкъ менә Зәйдә уздырыла?

- Бисмилләхир-рахманир рахим! Быел олуг галим - тарих, әдәбият, фәлсәфә, тыйб, фикъһ һәм кайбер башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язган ( “Хәдиселбаб", "Кафия...", "Тәнбиһел – гафилин" (..."Ваемсызларны искәртү"), “Тыйльми табиб" һ.б.) Таҗетдин Ялчыголга багышланган конференцияне дүртенче мәртәбә оештырабыз. Иң беренче чиратта без, аның тормыш юлын һәм мирасын өйрәнүне күз алдында тотабыз, чөнки әле Ялчыгол өйрәнелеп бетмәгән, аның биографиясе дә бар яктан ачылып җитмәгән. Әдип, тарихчы, табиб, дин галиме булган Таҗетдин хәзрәтнең язмышы бик тә катлаулы. Шунсы да мәгълүм, ул гомеренең дистәгә якын елын Зәй төбәгендә уздырган. Аның 1792 -1799 елларда Зирекле (Җирекле, Каенлы), 1799 -1824 нче елларда Кызыл Чапчак авылларында яшәве мәгълүм. Гомеренең соңгы 14 елын хәзерге Зәй районы Мәлем авылында уздыра, балалар укыта, имам була, табиблык белән шөгыльләнә. Таҗетдин хәзрәтнең "кайда үлсәм — шунда җирләрсез" васыятен истә тотып, аны Имәнлебаш зиратына җирлиләр. Каберташына аның Яхшыкол улы икәнлеге һәм 1838 елда вафат булуы язылган. Зәйдә соңгы елларда Таҗетдин Ялчыголга бәйле күп эшләр башкарылды. Җәмигъ мәчеткә Тисеме бирелде, урам барлыкка килде. Шуны кабатлап әйтәсе килә, Ялчыгол күптән инде җентекләп өйрәнелергә тиешле шәхес. Аның биографиясенә, мирасына кагылышлы ачылмый калган катламнар шактый. Аны бит Төркиядә дә яшәгән диләр,  Дагыстанда да булган, Россиянең башка төбәкләрен дә гизгән. Ялчыгол хезмәтләре, тормыш юлы ул, татар халкының бик бай рухи мирасы төсле: күптелле, тирән, катлаулы һәм бөтен дөньяга таралган.

- Ә менә шәхсән Ялчыголга бәйле нинди ядкәрләр исән? Зәй төбәгендә бармы алар?

- Әлбәттә, боларга татар галимнәре тарафыннан өйрәнелгән кулъязмаларны кертергә мөмкин. Ә менә Зәйнең Мәлем авылында ул яшәгән нигез исән. Андагы амбарны ул үз кулы белән салган диләр. Шулай ук хәзрәтнең сандыгы, мөхере шәһәр музеенда саклана. Бер яктан караганда, Ялчыгол Зәйне таныткан шәхес тә. Әмма заманында аны өйрәнүче дә булмаган һәм бу эш бик авырлык белән генә барды. Аңа багышланган укуларны уздыра башлауны хуплаучылар башта аз булды.  Ялчыгол эзләре Урал якларына да, Троицкига да барып җитә, географик яктан караганда шактый зур. Әлбәттә, күп мәртәбәләр хаҗ кылган хәзрәтне өйрәнү алга таба ныклап дәвам итсә, яңа ядкәрләр тагын табылыр иде.

- Быелгы конференциянең программасы белән кыскача таныштырсагыз иде.

- Бу чарага татар халкының Хатыйп Миңнегулов, Тәлгать Галиуллин кебек күренекле галимнәрен, Ялчыгол нәселен дәвам итүчеләрне - Татарстан Республикасының Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның әнисе Нәкыя апаны һәм башка мәртәбәле кунакларны көтәбез. Нәкыя апаның инде бездә берничә мәртәбә булганы бар.

Ялчыголга кагылышлы тарихи, әдәби, дини чыгышлар булачак. Моннан тыш Мәлем авылы балалары да бу чарага әзерләнә. Алар мөнәҗәтләр әйтәчәк, Аллаһ боерса. Барча кунаклар, җирлектә яшәүчеләр җыелып Таҗетдин хәзрәт рухына догалар кылырбыз, каберен зиярәт итәрбез. Рухи остазыбызга багышланган чарага барча дин кардәшләребезне көтеп калабыз! Үткәрү урыны - Зәй районы, Имәнлебаш авылы. Башлана сәгать 9.00 дә. Рәхим итегез!

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН Матбугат хезмәте

(Фотолар ТР МДН архивыннан)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы