Бүген алар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуга килде. Араларында эшмәкәрләр, иганәчеләр һәм волонтерлар да бар иде.
Мөфти аларның һәркайсына игелекләре һәм әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итәргә әзер булулары өчен тирән ихтирамын һәм рәхмәтен белдерде. Мөфти Камил хәзрәт ифтарда катнашкан Бәһрәйн һәм Индия кунакларының биредә хөкем сөргән бердәмлек хисенең шактый көчле булуы гаҗәпләндерүе хакында әйтте
“Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: “Кем тузан бөртеге кадәрле генә игелек кылган булса, хәтта шул да күренер” (Җир тетрәү сүрәсе, 7 аять)дигән. Ифтарны оештыруга матди ярдәм күрсәтә алмаганнар да бар иде. Ул безнең 800 якын волонтерларыбыз. Аларның һәркайсысы Аллаһ Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп килде һәм көн-төн бушлай эшләде. Мин аларга бик рәхмәтле. Бу безнең уртак казанда бергәләп аш пешерүебезгә тиң. Анда да бит кемдер ит алып килә, кемдер бәрәңге, кемдер су, кемдер учак кабыза, ә соңыннан бөтенесе аннан авыз итә. Әлеге изге эшебез шуның кебек үк. Республика ифтарына төрле яшьтәге, төрле катлап кешеләре килде һәм уртак бәйрәмдә катнашты. Мондый чараның аналогы юк. Ураза гаетенә дә бит безнең ирләр генә җыела. Рамазан аенда кылган һәр изгелек өчен савап мең кат арта. Сезнең белән хезмәттәшлегебез киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанам”, - дип сөйләде мөфти хәзрәтләре.
Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә “Казан-Арена” стадионында дүртенче тапкыр республикакүләм ифтар уздырды. Ифтарга республикабыз мөхтәсибәтләреннән меңнәрчә мөселман кардәшебез җыелды. Мохтаҗ гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле булган ятим балалар чакырылды.
Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр фикеренчә, республика ифтары илебездә исламны, дини-әхлакый нигезне үстерүгә яңа җирлек һәм әлеге гадәтне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк.
“Аллаһ Тәгалә сезгә биргән мөмкинлекләрне үзегез өчен генә түгел, ә башка файдалы гамәлләрдә куллануыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Республика ифтары – татар халкында урнашкан күркәм гадәтләргә яңа төсмер бирү ул. Сез күп кенә гади кешеләргә бәйрәм табыны алдында булу мөмкинлеге бүләк иттегез, бәлки аларның кайберләре өчен бу бердәмбер мөмкинлек булгандыр. Ифтарга бит ятимнәр, өлкәннәр, мөмкинлекләре чикле кешеләр килде. Аларның дин әһелләре, республика җитәкчелеге белән уртак табын артында авыз ачуларында сезнең өлешегез зур һәм бу бик мөһим әйбер”, - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.
Сер түгел, ошбу күләмле чараларны оештыру зур чыгымнар таләп итә, ләкин уртак тырышлык белән аларны да җиңеп була. Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов сүзләренчә, үткән ел белән чагыштырганда быел ифтарны оештыруга ике тапкыр күбрәк кеше теләк белдергән. Араларында акча белән генә түгел, ә азык-төлек, мебель, фото/видеосъемка һәм башка кирәк-яраклар белән дә ярдәм итүчеләр булган.
“Әлбәттә, бу эштә мөселман эшкуарлары иң беренче сафта булырга тиеш. Бу бик мөһим. Аллаһ Тәгалә кемгәдер акча, саулык яки матурлыкны күбрәк бирә. Эшкуарлар бу очракта Аллаһ Тәгалә биргән акчаны хәйрия чараларына да тотырга тиеш. Диния нәзарәтенең безнең тырышлыкларыбызны күрүе бик сөендерә. Киләчәктә дә бу юнәлештә эшлисе килә, күбрәк ярдәм итәсе”, - дип белдерде Айдар.
“Бу безнең мөселман буларак бурычыбыз”, - дип саный эшкуар Наил Гәләвиев. Яшь эшкуар республика ифтарында беренче ел гына катнашмый икән. Изге Рамазан аенда үзе дә кафесында, Татарстан мәчетләрендә хәйрия ашлары оештырып килә. Наилның сүзләренчә, дуслары да аның мисалына ияреп, хәйрия эшендә катнаша башлаган.
“Шәхси үрнәк - иң үтемле дәгъват. Безнең барлык байлыгыбыз, уңышларыбыз, җиңүләребез Аллаһ Тәгаләдән һәм шуңа күрә без иң беренче чиратта сәдака бирергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, ифтарлар уздырырга һәм исламны халык арасында шулай итеп таратырга тиеш. Эшмәкәр буларак без бу җаваплылыкны тоябыз”.
Очрашу ахырында мөфти Камил хәзрәт кунакларның һәркайсысына рәхмәт хатлары тапшырды. “Рамазан - изге гамәлләр ае. Ошбу гамәлләребез аркылы, рухи яктан пакьләнеп, күңелләребездә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләп, Раббыбызның ризалыгын алырга насыйп булса иде. Эшләгән изге эшләрегез өчен Раббүл-Гыйззә Сезнең үзегезгә, гаиләгезгә, якыннарыгызга күңел тынычлыгы, тән сәламәтлеге, бәхет-шатлык, тәүфыйк-һидаять, озын гомерләр насыйп әйләсен!”, - диелә хатта.