Күптән түгел Азнакай мөхтәсибәтенең Карамалы авылы имамы Мөгавия хәзрәт Шәйдуллинга 85 яшь тулды. Күп еллар дәвамында динебез юлында хезмәт, ә авыл халкы өчен яраткан имамга әверелгән Мөгавия хәзрәтне күркәм юбилее белән авыл халкы, район имамнары һәм көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин тәбрикләде.
Марат хәзрәт асакалның мәчет төзелешенә, ислам дине кыйммәтләрен таратуга керткән өлешен билгеләп үтте һәм Диния нәзарәтенең рәхмәт хатын тапшырды.
“Имам булып Аллаһ юлында күп еллар хезмәт итү – зур бәхет. Аның әҗере теге дөньяда да булыр ИншәАллах. Аллаһ Тәгалә сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер һәм иман ныклыгы бирсен”, - дип теләде Марат хәзрәт.