Нурлатта район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сайфуллин җитәкчелегендә имамнар җыелышы булды. Мөхтәсиб дин әһелләрен Диния нәзарәтенең соңгы пленумында кабул ителгән карарлар белән таныштырды һәм киләчәккә бурыч-максатларны билгеләде. Аерым алганда, Ирек хәзрәт авыл имамнарының гыйлемен арттыру юнәлешендә эшләргә кирәклегенә басым ясады, ай саен имамнар җыелышы, мотаҗларга ярдәм итү йөзеннән акцияләр, вәгазьләр, зиратларны чистарту тәкдиме белән чыкты.
Җыелыш барышында Кәкре Атау авылы мәчетенә имам-хатыйб сайланды. Имамнар бертавыштан әлеге вазыйфага Нәбиулла хәзрәт Абдуллинны сайладылар.