Ялчыгол укуларында катнашучылар: "Ул үзенең тормыш юлы белән генә дә гыйбрәтле шәхес"

18 август 2016 ел 16:53
Ялчыгол укуларында катнашучылар: "Ул үзенең тормыш юлы белән генә дә гыйбрәтле шәхес"

Бүген Зәй районының гүзәл табигатьле Имәнлебаш авылында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында бөек дин әһеле, мәгърифәтче, язучы Таҗетдин Ялчыгол укулары узды. Татар дөньясын аң-белемле, мәгърифәтле итәргә тырышкан Таҗетдин Ялчыгол исеме Зәй төбәге өчен аеруча якын. Заманында Әстерханда, Дагыстанда, Төркиядә укып, төрле телләр өйрәнеп, Мәккәдә хаҗ кылып, күп юллар узып әтисе васыяте буенча Зәй елгасы буена кайтып төпләнгән. 1785 елдан 17 яшьлек имам үзенең бар белемен,тормыш тәҗрибәсен балалар укытуга, халыкны агарту эшенә багышлый. Кече Сөндә, соңыннан Җирекле, Кызыл Чапчак, Мәлем авылларында балаларга белем биреп, халык арасында табиблык итә,тарихны өйрәнә,китаплар яза һәм әдәбият белән шөгыльләнә.

Имәнлебаш авылы, күрше-тирәдәге бүтән авыллар гомер-гомергә Таҗетдин хәзрәтне зурлап яшәгән. Бүгенге көндә дә зәйлеләр, аныңкаберенә таш куеп, шәһәр урамына, үзәк мәчеткә аның исемен биреп, истәлек ташы ачып, тарихка кереп калырлык зур һәм саваплы эшләр башкаралар.Бүгенге укулар дин әһелләренең, күренеле галимнәребезнең, Ялчыголның туганнарының, администрация вәкилләренең һәм авыл халкының Ялчыголның каберенә зиярат кылудан башланды. Район имам-мөхтәсибе Фәтыйх хәзрәт Нуруллин Коръән аятьләре укыды, ә күп еллар дәвамында бу чара өчен җан атып йөргән Зәй районының мәртәбәле мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов дога кылды. Укулар Имәнлебаш авылы мәдәният йортында дәвам итте.

Биредә кунакларны Ялчыголга багышланган күргәзмә каршы алды. Анда хәзрәтнең эшчәнлегенә бәйле китаплар урын алган иде. Алар белән танышканнан соң укуларның төп өлеше башланды.

 

Беренче итеп сүзне район башлыгы Разиф Каримовка бирделәр. Ул соңгы елларда Имәнлебашта булган күркәм үзгәрешләрне күздән кичерде, Ялчыголның исемен мәңгәләштерү эшчәнлеге хакында сөйләде.  "Үткән ел без бу укуларны район үзәгендә үткәргән идек һәм аның истәлегенә һәйкәл ачтык. Аның бер ягында мәчет, ә икенче ягында Яшьләрүзәге. Ел дәвамында бу тирәдә күп кенә чаралар булды. Быел исә укуларны хәзрәтбез соңгы елларда гомер кичергән Имәнлебаш авылында үткәрергә булдык",- дип сөйләде башлык.

"Ялчыгол хәзрәтләре искерми торган китаплар язган, башка телләрдән тәрҗемә иткән.“Хәдиселбаб", "Кафия...", "Тәнбиһел – гафилин" (..."Ваемсызларны искәртү"), “Тыйльми табиб" һәм башка китаплары бар. Суфый Аллаһыярның Аллаһның бөеклегенә дан җырлый торган тарихи әсәре “Сөбател-гаҗизан” әсәрен  иске татар теленә тәфсир иткән. Әгәр дә Ялчыгол шушы китабын гына язган булса да бик мәшһүр бер кеше булыр иде. Бу китап берничә гасыр дәвамында кабат-кабат бастырыла, шәкертләргә, тарихчыларга, дин әһелләренә бик зур сабак биреп тора. Мөхтәрәм җәмәгать! Хәзрәт әйткән: “Белгән гыйлемең белән гамәл кылучы бул, башкаларга өйрәтүче бул”. Ягъни, гыйлемгә таянып эшлә. Шул ук вакытта белгәнеңне башкаларга да өйрәт.Таҗетдин хәзрәт гомере буена менә шушы сүзләргә тугры калган. Без дә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен өммәтебез, республикабыз, илебез өчен бергәләп күркәм гамәлләр кылыйк, динебезгә хезмәт итик.“Һәрвакыт гамәл кыл. Аның кабул ителүен Аллаһ Тәгаләгә тапшыр. Алай булса да гамәл минеоҗмаһка кертер, димә”, - дигән имам Ялчыгол.Ягъни, Аллаһ Тәгалә боерган эшләрне җан вә күңел белән гамәл кыл. Ихлас белән гамәлне кылганнан соң, кабул итүне Раббыбызның Үзенә тапшыр", -дип сөйләде мөфти Камил хәзрәт чыгышында.

 "Без ел саен очрашып, Ялчыгол шунда туган, үлгән, эшләгән дип сөйлибез,әмма беркемдә аныңфикерләре турында әйтми. Безнең кулыбызда "Рисаләи Газизә" бар.Кем аны укыганы бар? Берничә ел элек без аны өч мең данә бастырып тараттык. Бу китапта күренекле хәзрәтебез Аллага ничек ышанырга кирәклеге хакында, шәригать, тарикать, Әбү Хәнифә турында сөйли. Әйдәгез киләсе елга монда жыелып аның фикерләре белән уртаклашыйк. Ничек ышанган? Нәрсә дигән? Нинди идеяларны алга сөргән?" - дип теләде мөфти.

Мөфти хәзрәтләребезнең бу фикерен профессор Хатыйп ага Миңнегулов та хуплады.Ул киләчәктә дә, галимнәргә, әдәбиятчы, тарихчы, динәһелләренә Таҗетдин Ялчогылның мирасын өйрәнергә җитәрлек нигез булуын,аның иҗаты, кабатланмас хемәтләренең зур игътибар таләп итүен ассызыклады. Галим шулай ук Ялчыгол хәзрәткә багышланган җыентык һәм ул яшәгән авыллар буенча тарихи экскурсия оештыру идеясы белән дә чыкты.

- Аның әле тормышында ачыкланмаган урыннар шактый. Троицкий якларында  1768 елда туган дип карала иде. Ялчыголны өйрәнүгә зур өлеш керткән Сарманда яшәүче галимебез һәм язучыбыз Дамир Гарифуллин хәзрәтнең 1763 елда туу турында документ тапты. Анда инде күрсәтелә  аның туган җире Азнакай ягындагы Чалпы дип, ә үзе әйтә мин шушында туган идем дип. Мөгаен, әтисе теге яктан булгандыр. Аның газиз әнкәсе, туганнары кем булган  без әле боларны белмибез, - дип әйтте галим. - Ул үзенең тормыш юлы белән генә дә гыйбрәтле шәхес. Кайларда гына яшәмәгән,нинди генә төбәкләрдә булмаган һәм кемнәрдән генә сабак алмаган. Үз чорының мөселман гыйлемен үзләштергән, әдәбиятын, телен, динен белгән һәм аны үзенә генә түгел, ә гавамга, массага шушыны җиткерергә омтылган. Аның китапларында кыйммәтле фикерләр бар, үзенеке генә түгел, ә шәрыкь дөньясында туган хәзинәләрне, фикерләрне җиткерә. Бу зур әйбер. Тагын бер аның изгелеге -табиблыгы. Ул кешеләрне сүзе белән дә, физик яктан да дәвалаган. Ялчыголлар, Фәхретдиннәр, Имәниләр - бөтен барлыклары белән динебез, телебез, милләтебез өчен көрәшкәннәр. Аларның һәрбер гамәлендә, язганында шушы сеңеп калган, шуңа күрә безгә аларның язганнарыннан өйрәнү, гыйбрәт алу, күңелебезне баету бик мөһим.

Сүзне дәвам итеп нәзарәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова Ялчыгол әсәрләренең яшьләрне тәрбияләүдә яхшы кулланма булуын ассызыклады. ""Рисаләи Газизә" әсәрендәге нәсыйхәт ислам диненең барлык кануннарын тоткан яшьләр өчен яңалык булмаса да, дини тәгълиматны телгә хас булган сурәтләү чаралары белән бизәп бирүе белән үзенчәлекле. Аллаһның барлыгын, берлеген, ислам диненең асылын һәм кыйммәтләрен аңлату яссылыгыннан караганда, бу хезмәт динне әбисе яисә әтие аша белгән һәм хөрмәт иткән яшьләребезгә әдәби телдә аңлатып бирелгән кыйммәтле мирас", - диде ул.

Конференция кысаларында Ялчыголның  халыкны мәгърифәтле, әхлаклы итү өчен куйган көче хакында шулай ук галим Тәлгать Галиуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать  институты вәкиле Рөстәм Галиуллин сөйләде. Рөстәм исә өч ел дәвамында Ялчыгол хәзрәткә багышланган зур роман язуы хакындагы хәбәр белән сөендерде. Аны тәкъдир итү чарасын Зәйдә оештыру идеся белән чыкты. Рөстәм шулай ук катнашучылар хозурына уникаль табылдык -Ялчыголның иҗәзәсен күрсәтте. Аны күптән түгел генә Санкт-Петербург белгечләре белән берлектә күптән түгел генә тәрҗемә итә алганнар.

Гомумән, Ялчыгол хәзрәт укулары күтәренке рухта үтте. Халыкның да, җитәкчелекнең дә бөек татар дин белгеченең мирасына битараф булмавы ачыкланды. Димәк, безне алда бөек мәгърифәтчегә бәйле яңа эзләнүләр, ачышлар көтә...

Алсу Хәнҗәрова, ТР МДН Матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы