17 августта Чаллы шәһәре имамнарының чираттагы җыелышы булды. Җыелыш барышында имамнар ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әзерләгән «Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә»нең кайбер бүлекләрен карады.
Көн кадагында Корбан гаетенә әзерлек мәсьәләләре дә бар иде. Шәһәр мәчетләрендә гает намазын 12 сентябрьдә иртәнге 05.30 сәгатьтә башларга килешенде. Быел да шәһәр мәчетләре тирәсендә корбан чалулар булмаячак, моның өчен Сидоровка бистәсендәге элеккеге Ит комбинатының кабул итү пункты янындагы мәйданчык билгеләнгән. Биредә корбан өчен сарыклар сатып алу һәм аларны чалып эшкәртү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырыла. Бер сарыкны чалып аны эшкәрткән өчен түләү 400 сумнан артмаска тиешлеге искәртелде.
Сентябрь террорчылыкны кисәтү айлыгы дип игълан ителү сәбәпле, шәһәр мәхәлләләрендә яшьләрне җәлеп итеп төрле чаралар уздырыру, 2 сентябрь вәгазен әлеге темага сөйләү турында килешенде.