Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөгелмә районына эшлекле сәфәр кыла. Иртән ул район башлыгы Кубогына уздырылган футбол буенча турнирда катнашты. Эшлекле сәфәр кысаларында мөфти Подлесный бистәсендәге яңа мәчет ачылышында катнашты. Чарада район башлыгы Линар Закиров, имам-мөхтәсиб Рамиль хәзрәт Хөснетдинов, авыл имамнары, администрация вәкилләре һәм авыл халкы катнашты.
Район башлыгы тантаналы ачышта республикада төрле милләт вәкилләренең үзара дус яшәвенә басым ясады һәм әлеге иман йортының әһәмиятен билгеләп үтте.
- Подлесныйда күпмилләтле халык гомер кичерә. Бүген без 5 ел буе төзелгән иман йортын ачабыз. Һичшисез, мондый чаралар безне берләштерә һәм безнең бердәм халык булуыбызны тагы бер тапкыр дәлилли. Бу мәчет яшьләребезгә дини-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә тагы бер адым. Биредә тынычлыкка, миһербанлыкка һәм изге гамәлләргә өндәүче вәгазьләр яңгыраячак, - дип әйтте Линар Закиров.
Бөгелмә мөхтәсибе Рамиль хәзрәт Хөснетдинов сүзләренчә, мәчеткә нигез ташы 2010 ел да ук салына, ә төзелеш эшләре 2011 елда башлана. Ул җирле халык, хакимият һәм иганәчеләр ярдәме белән сафка басты. Хәзер ул районда15 нче иман йорты булып санала.
Мөфти хәзрәтләре үз чыгышында мәчет ачылу һәрвакыт шатлыклы вакыйга булуын билгеләп үтте.
- Ике бистә арасында яңа мәчет калыкты. Бу бик куандыра. Бу ике бистә халкының хәзер бер-берсе белән тагы да тыгызрак аралашуы, бергәләп бәйрәм намазлары һәм башка дини чаралары уздыруы дигән сүз. Бирегә 100 якын кеше сыя. Пәйгамбәребез ﷺ үзенең бер хәдисендә әйтте: "Кем мәчет төзетә, шуңа урын җәннәттә булыр". Аллаһ Тәгалә мәчетне төзүдә ярдәм итүчеләргә үзенең савапларын мулдан бирсен һәм мәхәлләдә дуслык хөкем сөрсен, - дип теләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Бүген мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләргә шулай ук рәхмәт хатлары тапшырдылар.
"Бу мәчет мәхәллә халкы белән берлектә төзелде. Беркемне дә ирексезләп эшләтмәдек. Халык үзе изге эш башкарам дип безгә ярдәм итте, төзелеш материаллары китерде. Бүген без бу гамәлләрнең күркәм нәтиҗәсен күрәбез. Бу мәчет кешеләр белән тулы булып тирә-якка һәрвакыт иман нуры өләшсен иде", - дип белдерде район мөхтәсибе Рамиль хәзрәт.