Бүген Татарстан мөфти эшлекле сәфәр белән Бөгелмәдә. Сәфәр кысаларында ул Татарстан мәчетләре арасында Бөгелмә муниципаль район башлыгы Линар Закиров Кубогына уздырылган футбол турнирында катнашты.
Чара шәһәрнең “Энергетик” стадионында үткәрелде һәм уеннарда республика районнарыннан 16 команда көч сынашты. (Лениногорск, Бөгелмә, Тәбән Кама, Казан, Чаллы, Чистай, Әлмәт, Баулы, Ютазы, Мөслим, Сарман, Мамадыш и Башкортстанның Октябрьский шәһәре вәкилләре)
Район башлыгы Линар Закиров Бөгелмәдә футболның һәрвакыт Бөгелмә халкы арасында популяр булуын һәм бүген дә бу спорт төре белән шөгыльләнергә теләхчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган булуын әйтте.
- Минемчә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандаламаган илнең киләчәге юк. Без күпмилләтле гаилә булып яшибез, безнең милли-мәдәни үзәкләребез эшләп килә, дини-әхлакый тәрбиягә игътибар бирелә. Бүген сезне да шушы күркәм спорт чарасында күрүемә мин бик шат. Барыгызгада уңышлар, саулык, иминлек һәм күтәренке кәеф телим!, - дип әйтте башлык.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук ислам диненең спорт белән шөгыльләнүне хуплавын әйтте. Аллаһ Тәгалә каршында да көчле кешенең табынуы көчсез кешенең табынуына караганда яхшырак булуын сөйләде. Мөфти шулай ук район җитәкчелегенә мөселман турнир югары дәрәҗәдә уздыруларына рәхмәтен белдерде.
Билгеле булганча, уеннарда биш вакыт намаз укучы егетләр генә катнашты. Быел әлеге турнир Бөгелмәдә беренче тапкыр оештырылды.