Камил хәзрәт Сәмигуллин архимандрит Всеволод вафат булуы сәбәпле кайгыны уртаклашты

20 август 2016 ел 17:36
Камил хәзрәт Сәмигуллин архимандрит Всеволод вафат булуы сәбәпле кайгыны уртаклашты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Раифа монастырында вакытсыз вафат булган наместник архимандрит Всеволодның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашам.

Раифага яңа сулыш өрүдә һәм аның бүгенге көндә Татарстан митрополиясенең рухи үзәгенә әверелүендә аның өлеше бик зур. Татарстан мөселманнары аны олы йөрәкле һәм һәрвакыт төрле милләт һәм дин әвиклләренә ярдәмгә килергә әзер кеше буларак белә иде. Динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту юнәлешендә Всеволод Ата актив эшләде. Аның үлүе күп милләтле Татарстан халкы өчен зур югалту.

Аның барлык кылган изгелекләре кабул булсын!

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы