Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Раифа монастырында вакытсыз вафат булган наместник архимандрит Всеволодның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашам.
Раифага яңа сулыш өрүдә һәм аның бүгенге көндә Татарстан митрополиясенең рухи үзәгенә әверелүендә аның өлеше бик зур. Татарстан мөселманнары аны олы йөрәкле һәм һәрвакыт төрле милләт һәм дин әвиклләренә ярдәмгә килергә әзер кеше буларак белә иде. Динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту юнәлешендә Всеволод Ата актив эшләде. Аның үлүе күп милләтле Татарстан халкы өчен зур югалту.
Аның барлык кылган изгелекләре кабул булсын!
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин