19 август көнне Азнакайда "Йөрәкләр ачылганда" дип исемләнгән ислам мәдәнияте кичәсе узды. Щлеге күркәм бәйрәмне "Иман" яшь мөслимәләр үзәге һәм Азнакай районы яшьләр эшләре идарәсе оештырды. Бәйрәмнең максаты - яшьләргә традицион ислам мәдәниятенең матурлыгын һәм күпкырлылыгын күрсәтү иде.
Биредә милли ризыклар, татар йорты бизәлеше, пәйгамбәрдән килгән медицина, мөселман хатын-кызлары киемнәре күргәзмәсе оештырылган иде. Респуликада игълан ителгән "Китапка кылыйк хисап" акциясе кысаларында борынгы татар мәгрифәтчеләренең китапларны җыю, татар шамаиле ясау буенча һәм киемнәргә милли орнамент төшерү мастер-класслар да булды, ә балалар өчен мили уеннары оештырылды. Бәйрәмгә матур озын күлмәк киеп килгән сылу туташларга һәм ханымнарга чәчәкләр һәм Р. Фәхретдинның хатын-кызлар турында әйтелгән сүзләре язылган комплимент-язу бүләк ителде.
Кичә барышында сәламләү сүзе белән Азнакай муниципаль районы башлыгы Нәҗәт Нәгыймов, көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллинчыгыш ясады.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары итеп тренер Зилә Гәләветдинова, яшь һәм талантлы каллиграф Гөлназ Исмәгыйлева һәм "Буралы әбиләре" иҗат коллективы чакырылган иде.
Бәйрәмгә аеруча милли төсмерне төбәкне өйрәнү музееның тарихи күргәзмәсе өстәде һәм бу очраклы түгел, чөнки бәйрәмдә күрсәтелгән театральләштерелгән тамаша да 19 нчы гасырда бара иде. Озак еллар буе гыйлем эзләп йөргән мосафир Азнакай ягындагы Күктәкә җыенына килеп эләгә һәм татар мөселманнарының тормышы белән таныша, үзенә остаз табып һөнәр үзләштерергә була.
Әлеге кичә динебезнең матурлыгын, гореф-гадәтләребезнең киңлеген күрсәтте, яшьләребезне өлкән буын белән дуслаштырды һәм берәлштерде.