"Әбү Хәнифә мәзһәбе елы" кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм республика мөхтәсибәтләре яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, ислам нигезләре белемнәрен арттыру максатыннан Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабының эчтәлеген белүләрен тикшерү максатыннан республика викторинасы үткәрә.
Викторинада 10-15 яшендәге малайлар һәм кызлар катнаша ала.
Викторина 3 турда үтә:
1 – район туры
2 – төбәк туры
3 – республика туры
Республика туры Казан шәһәренең Галиев мәчетендә уздыралачак. Аның сораулары катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленгән. 45 сораудан торган язмача тест формасында үткәрелә. Шулай ук һәр катнашучы үзе сайлаган татар дин әһеле һәм аның мирасы турында телдән чыгыш (доклад) әзерләргә тиеш. Чыгыш ясау вакыты – 5-7 мин. Барлык җиңүчеләр Диния нәзарәте әзерләгән кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
“Гыйбадәте Исламия” - танылган татар галиме Әхмәдһади Максудиның классик басмасы. Әлеге китап мөселман уку йортларында уку әсбабы буларак кулланыла. Бу китап хәнәфи мәзхәбенең фикх буенча күләмле хезмәтләре белән кыскача таныштыра . Китапта исламның биш баганасы турында җентекләп язылган.
_____________________________________________________________________________________________________
Раслыйм
Үзәкләштерелгән дини оешма –
Татарстан Республикасы мөселманнарының
Диния нәзарәте рәисе
_____________ К.И. Сәмигуллин
«____»____________ 2016 ел
Әбү Хәнифә мәзһәбе елы кысаларында балаларның Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабының эчтәлеген белүләрен тикшерү максатыннан үткәрелә торган Республика викторинасының
НИГЕЗЛӘМӘСЕ
- Гомуми мәсьәләләр
Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм республика мөхтәсибәтләре яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, ислам нигезләре белемнәрен арттыру максатыннан Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабының эчтәлеген белүләрен тикшерү максатыннан Республика викторинасы үткәрә.
- Викторинада катнашучылар
2.1. Викторинада 10-15 яшендәге малайлар һәм кызлар катнаша ала.
3. Викторинаны үткәрү тәртибе
3.1. Викторина 3 турда үтә:
1 – район туры
2 – төбәк туры
3 – Республика туры
3.2. Район турын үткәрү тәртибе:
3.2.1. Һәр район мөхтәсибәтендә викторина сораулары катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленгән. 30 сораудан торган язмача тест формасында үткәрелә. Һәр дөрес җавап өчен иң югары (максималь) бәя – 5 балл. Тест вариантлары Татарстанның һәр мөхтәсибәтенә дә җибәрелә.
3.2.2. Татарстан Республикасының һәр район мөхтәсибәте үткәрү урынын үзе билгели.
3.3 Төбәк турын үткәрү тәртибе:
3.3.1. Район турын үткәргәннән соң, жюри тарафыннан җиңүче дип табылганнар (3 малай һәм 3 кыз) төбәк турында катнашу хокукына ия була. Төбәк туры Татарстан казыятьләрендә үткәрелә:
- төньяк төбәге;
- мәркәз (Казан шәһәре);
- төньяк-көнбатыш төбәге;
- көньяк-көнбатыш төбәге;
- көньяк төбәге;
- көньяк-көнчыгыш төбәге;
- көнчыгыш төбәге;
- төньяк-көнчыгыш төбәге;
- Чулман ягы төбәге.
3.3.2. Төбәк турында викторина сораулары катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленгән. 45 сораудан торган язмача тест формасында үткәрелә. Һәр дөрес җавап өчен иң югары (максималь) бәя – 5 балл.
3.3.3. Төбәк турының үткәрү урынын төбәк казые билгели.
3.4 Республика турын үткәрү тәртибе:
3.4.1. Төбәк турында җиңүчеләр (2 малай һәм 2 кыз) Республика турында катнашу хокукына ия була. Республика туры Казан шәһәренең Галиев мәчетендә уздыралачак.
3.4.2. Республика турында викторина сораулары катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленгән. 45 сораудан торган язмача тест формасында үткәрелә. Шулай ук һәр катнашучы үзе сайлаган татар дин әһеле һәм аның мирасы турында телдән чыгыш (доклад) әзерләргә тиеш. Чыгыш ясау вакыты – 5-7 мин.
3.4.3. Республика викторинасында җиңүчеләргә Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.
4. Викторинаны үткәрү вакытлары
4.1. Район туры - 2016 елның октябрендә
4.2. Төбәк туры – 2016 елның ноябрендә
4.3. Республика туры – 2016 елның 24 декабрендә