Чаллы мөхтәсибәте аша быел 42 кеше хаҗ кылачак. Аларның бер өлеше шәһәрнең бер мөселман эшмәкәре ярдәме белән ярты бәягә генә бара . Хаҗиләр Булачак өчен шәһәрнең "Хәләл-Үзәге" ндә теоретик дәресләр үткәрелеп килде. Аларны мөхтәсибәтнең хаҗ буенча җаваплы хезмәткәре Илназ хәзрәт Яхин алып барды. Ә 23-24 августта "Нур-Ихлас" мәчетендә булачак хаҗиләр өчен практик дәресләр үткәрелде. Ягъни аларга практик киңәшләр бирелде. Җыелучылар алдында имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Илназ хәзрәт Яхин, мөхтәсибәт хезмәткәре Фәүисә хаҗия Нуретдинова чыгыш ясадылар һәм булачак хаҗиләргә үз тәҗрибәләреннән чыгып файдалы киңәшләрен җиткерделәр .
Рәсемдә: “Эконом” туры буенча хаҗга баручылар белән әңгәмә.