Тиздән мөселманнарның тагын бер көтеп алынган зур бәйрәме – Корбан гаете якынлаша. Гарәпчә Гыйд Әл Әдха дип аталган, быел милади ел хисабы буенча сентябрь аеның 12 нче көненә туры килгән бу бәйрәмгә Менделеевск мөхтәсибәте ни рәвешле әзерләнә, халыкны нинди чаралар көтә? Әлеге сораулар белән без имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Нуриевка мөрәҗәгать иттек.
— Ирек хәзрәт, әссәләмү галәйкүм!
— Вәгаләйкүм әссәләм вә рахмәтуЛлаһи вә бәракәтүһ!
— Быелгы бәйрәмгә планнар хакында сөйләгәнче, узган еллардагы бәйрәмнәр хакында берничә сүз әйтеп китсәгез иде.
— Мин бу районда эшли башлаганнан бирле инде ике Корбан гаетен уздырырга туры килде. Аллага шөкер, елдан ел бәйрәмнәр масштаблырак булып, халыкның, бигрәк тә бала-чагаларның күңелендә якты хатирә булып уелып калырдай булды дип уйлыйм.
Әлбәттә, бу бәйрәмнең төп үзенчәлеге – Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу. Беренче чиратта, безгә корбан чалу урынын табып, бөтен уңайлыкларны булдыру төп шарт итеп куелган иде. 2014 нче елда бу эш мәчетебезнең аксакалы Миннефаяз абый Шакировның шәхси йортында гына башкарылган булса, 2015 нче елда район башлыгы Валерий Сергей улы Чершинцев ярдәме белән шәһәрдән бераз читтә урнашкан “Батыр” спорткомплексы тирәсеннән бераз ераккарак урнашкан җирдә бөтен уңайлыклары белән оештырылды. Минемчә, бу районыбыз өчен бик уңай күренеш, чөнки теләгән һәркем алдан язылып корбан чалдыру мөмкинлегенә ия булды.
— Быел да мондый мөмкинлек булырмы?
— Әйе, быел да корбан чалу шул территориядә булыр дип ниятләштерәбез. Теләге булган кеше мәчетебезгә шалтыратып чиратка языла ала.
— Ә башка чараларга килгәндә?
— Бәйрәм вәгазе, хөтбәсе һәм намазыннан соң, мәчетебезгә аяк баскан һәр кунакны бәйрәм коймагы һәм плов көтә. Бу узган елларны да шулай иде, быел да бу традиция дәвам итәчәк, ин шәә Аллаһ. Бәйрәм табынын булдыруны районыбызның баш абыстае Мәликә Әскәрова җитәкчелегендә актив апаларыбыз үз өстенә ала. Армый-талмый, авыртынуларын да онытып, ярдәмгә ашкынып торган бу апаларга рәхмәтем чиксез.
Балалар өчен махсус Сабантуй уздыру да көтеп алынган бәйрәм традициясенә әверелде. Батут, электрокар, пони, саф һавада уеннар, татлы бүләкләр ярты көн дәвамында мәчет территориясенә рәхим иткән һәр бала өчен бушлай.
— Быел нинди яңалыклар көтелә?
— Быел балалар өчен затлы бәйрәм коробкаларына тутырылган күчтәнәчләр әзерләү ниятебездә. Безнеңчә, мондый төр бүләкләр яшь буынның хәтерендә тирән уелып кала, алар өчен бәйрәм ниндидер көтеп алынган бер чара булып күңелләрендә саклана. Бу үзенә күрә бер тәрбия чарасы. Ин шәә Аллаһ, үсеп җиткәч, алар үз балалары өчен дә гает бәйрәмнәренең атмосферасын булдыра алачаклар. Шулай ук актив әниләр кызыклы уеннар оештыруны үз өстенә алды. Бу исә өммәтнең берләшеп бәйрәм итүенә бер мисал
— Ә шулай да, бәйрәмгә әзерләнгәндә, сезнеңчә, төп нәрсәгә игътибар бирергә кирәк?
— Минемчә, һәр имам гаеткә әзерләнүне үзеннән башлый. Мин дә шулай ук. Рухи әзерләнү бик мөһим. Алдан ук күңелдә бәйрәм атмосферасын тудыра алу башка әзерлек эшләрен алып барганда “канатланып очып йөрергә”, ягъни һәр эшне җиңел башкарырга ярдәм итә. Әйе, безнең буынның бала-чагында мәчетләрдә мондый зур тантаналар уздырылмый иде, шуңа күрә мин районыбызның балаларына елдан ел матуррак бәйрәм оештыруны үземнең бурычым дип саныйм. Үзем дә бу балалар белән чын күңелдән бәйрәм итәм, уеннарында катнашам.
— Әңгәмәдә катнашуыгыз өчен рәхмәт, Ирек хәзрәт! Аллаһ һәр ниятегезнең тормышка ашуын, быелгы бәйрәмнең дә якты истәлек булып күңелләрдә озак саклануын насыйп итсен! Әмин.
Гөлназ Нуриева,
Менделеев районы имам-мөхтәсибенең
яшьләр эшләре буенча урынбасары