Чаллы шәһәренең Әбүзәр мәчетенең беренче имамнарыннан булган Хәлвәтдин хәзрәт Бәһәветдинов соңгы елларда рәссам буларак та танылып өлгерде. Хәзрәт дини-фәлсәфи эчтәлектәге рәсемнәр иҗат итә. Ул иҗат чорында 30лап картина ясарга өлгерде инде. “Мин рәсемнәремне җыеп бармыйм. Аларны мәчетебез спонсорларына бүләк итәм. Яратып кабул итәләр. Ә темаларның күпчелеге төшемә керә,”- ди рәссам.
Хәлвәтдин хәзрәт моннан 20 еллар элек фәкать җиләк-җимешләр белән туклануга күчкән иде. Инде 69 яшен тутырса да үзен яшьләр кебек хис итә. Ул шулай ук халык медицинасының, үләннәр белән дәвалануның күп серләрен белә һәм аларны тормышында куллана.