Нурлат мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы 84 яшьлек Зөфәр хәзрәт Гимаев җитәкчелегендә күпбалалы гаиләгә мунча төзүдә ярдәм күрсәтә. Зөфәр хәзрәт райондагы күп кенә оешмаларга изге эштә ярдәм сорап хатлар юллаган. Беренчеләрдән булып аксакалның үтенеченә ЗАО “МАКойл” җитәкчесе Дамир Ишкинеев җавап бирә. Ул күпбалалы гаиләгә бушлай ком бирә. Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты да читтә калмый. Инфраструктура үсеше һәм төзелеш буенча җитәкче Наил Фазлеев кирпеч белән ярдәм итә.
Хәзер төзелеш эшләре тәмамланып килә.