Рөстәм хәзрәт Батыр халыкара конференциядә катнаша

06 сентябрь 2016 ел 14:38
Рөстәм хәзрәт Батыр халыкара конференциядә катнаша

Бүген Санкт-Петербургта "Дөньякүләм традицион дини оешмаларының  терроризмга каршы тору тәҗрибәсе" исеме астында халыкара конференция булды. Аның эшендә Россия, Европа, Сирия, Мисыр һәм Ливаннан билгеле дин галимнәре катнашты. Халыкара чарада нәзарәттән мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр катнашты.

Конференциядә катнашучылар фикеренчә, әлеге чараның максаты дини, этник һәм башка лозунглар артына яшеренгән экстремизм күренешләренең  традицион дини оешмалар белән бернинди дә уртаклыгы юклыгын күрсәтү.

Мөфтинең беренче урынбасары катнашучыларны Татарстан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм Татарстанда төрле дин вәкилләренең үзара килешеп яшәү серләрен ачты.

"Без башка дин вәкилләре белән дини өлкәдә бәхәсләр алып бармыйбыз, ә бергәләп уртак социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзлибез. Төрле социологик тикшеренүләр дә Татарстанда яшәүче татарларның янәшә гомер кичергән православ һәм башка дин вәкилләрен чит җирләрдә яшәгән милләттәшләреннән  якынрак күрүен ачыклады. Бу бик парадоксаль күренеш, әмма бу безнең чынбарлык".

Рөстәм хәзрәт татарстан мөселманнарының тынычлыкка омтылуы һәм тирә-яктагылар белән дустанә мөнәсәбәтләр төзеп яшәү омтылышын ислам дине тәгълиматына бәйле булуына басым ясады. "Безнең динебез барлык каршылыкларны Аллаһка тапшырырга өнди. Аерым бер кешенең эчке дөньясы турында Аллаһтан да күбрәк белүче юк. Кемнең Аллаһка якынрак булуы, кемнең монафыйк яки Аның яраткан колы булуы турында без хөкем чыгара алмыйбыз һәм тиеш тә түгел", - дип әйтте Рөстәм хәзрәт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы