Менделеевск имамнары һәм абыстайлары җыелышты

07 сентябрь 2016 ел 11:03
Менделеевск имамнары һәм абыстайлары җыелышты

31 августта Менделеевск үзәк мәчетендә районның имамнары һәм абыстайлары җыелышы узды. Әлеге җыелышта ун мәхәлләдән барлыгы утыз бишкә якын кеше катнашты.

Коръән аятьләре яңгыраганнан соң, җыелышны имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Нуриев башлап җибәрде. Ул дин әһелләрен Диния нәзарәте карарлары белән таныштырды.

Алга таба  мәхәлләләрдә Корбан гаетенә әзерлек, авыл имамнарын укырга кертү, авылның төп абыстаен билгеләү һәм аның вазифаларын аңлату, уку-укыту елына әзерлек барышы, авыл мәчетләренең документларын тәртипкә салу һәм отчетлар бирүне үзәкләштерү, мөхтәсибәт һәм аның карамагындагы авыл мәчетләре эшчәнлеген вакытлы матбугат чараларында яктырту каралды.

Мөхтәсибәт каршында хатын-кызлар клубы оешуын да хәбәр иттеләр. “Максатыбыз әти-әниләрнең һәм балаларның креатив үсеше өчен бөтен шартларны тудыру. Моның өчен исламда балаларны тәрбияләү буенча тренинглар, психологлар белән очрашу, махсус белгечләр белән җанлы әңгәмәләр коруны күз уңында тотабыз. Әниләр өчен шушындый типтагы дәресләр барганда, балалар аерым бүлмәдә белгеч белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булачаклар,” – дип сөйләде клубның җитәкчесе Румия Бегишева. Клуб ишекләре шәһәрдә яшәүче мөслимәләр өчен генә түгел, ә авылда яшәүчеләр өчен дә ачык.

Балалар бакчасы нигезендә хәләл группа ачу мәсьәләсе дә кузгатылды. “Бу эшкә алдан уйлап, юридик якны да яхшы кайгыртып, бергәләп тотыныйк,” – дип чакырды мөхтәсиб Ирек хәзрәт.

Мондый төр җыелышлар, ин шәә Аллаһ, кимендә өч айга бер тапкыр, һичшиксез, оештырылачагы хакында карар кабул ителде.

Гөлназ Нуриева,
Менделеев районы имам-мөхтәсибенең яшьләр
һәм вакытлы матбугат эшләре буенча урынбасары

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы