Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты белән бергә бишенче мәртәбә "Якупов укулары"н уздыра. Әлеге фәнни-гамәли конференция 2012 елдан башлап үткәрелә һәм танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов эшчәнлегенә багышлана.
Конференция кысаларында Татарстанда ислам үсеше, татарларның мирасын мөселман эпиграфикасында саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләре каралачак.
Конференция 3 этапта үткәрелә. 7 сентябрьгә кадәр докладларның темалары кабул ителде. 10 сентябрьгә кадәр материаллар электрон вариантта җибәрелергә тиеш иде. 15 сентябрьдә катнашучылар үзләренең докладлары белән чыгыш ясаячак. Соңыннан махсус җыентык әзерләп бастыру күздә тотыла.
Әлеге Вәлиулла хәзрәтнең рухи мирасын барлауны, дин әһелләре эшчәнлеген яктыртуны һәм дин хакында сөйләшүне күз алдында тоткан чарага рәхим итегез!