15 сентябрьдә Якупов укулары үткәрелә

14 сентябрь 2016 ел 13:33
15 сентябрьдә Якупов укулары үткәрелә 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты белән бергә бишенче мәртәбә "Якупов укулары"н уздыра. Әлеге фәнни-гамәли конференция 2012 елдан башлап үткәрелә һәм танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов эшчәнлегенә багышлана. 

Конференция кысаларында Татарстанда ислам үсеше, татарларның мирасын мөселман эпиграфикасында  саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләре каралачак.

Конференция 3 этапта үткәрелә. 7 сентябрьгә кадәр докладларның темалары кабул ителде. 10 сентябрьгә кадәр материаллар электрон вариантта җибәрелергә тиеш иде. 15 сентябрьдә катнашучылар үзләренең докладлары белән чыгыш ясаячак. Соңыннан махсус җыентык әзерләп бастыру күздә тотыла.

Әлеге Вәлиулла хәзрәтнең рухи мирасын барлауны, дин әһелләре эшчәнлеген яктыртуны һәм дин хакында сөйләшүне күз алдында тоткан чарага рәхим итегез!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы