Бүген “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан оештырылган “Стоп: экстремизм!” дип исемләнгән түгәрәк өстәл булды. Җитди сөйләшүдә имамнар, нәзарәт вәкилләре, уку йортлары мөгаллимнәре, психологлар һәм журналистлар катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында дини һәм дөньяви уку йортларының экстремизм күренешенә каршы эшчәнлегенең әһәмияте, дини наданлык белән көрәш, ватанпәрвәрлек һәм экстремизм арасында аерма, экстремистлар тозагыннан саклану чаралары һәм бу уңайдан нинди кануннар барлыгы хакында сөйләштеләр.
- Экстремизм һәм терроризм – кешелек дөньясы алдында торган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Ислам дине галимнәре һәм башка берләшмәләрнең төп бурычы – кешелеккә зур куркыныч тудырган әлеге феноменның тамырын ачыклау. Биредә геополитик, психологик, сәяси һәм дини факторларның да урыны бар. Барлык проблемаларның чишмә башын дингә генә кайтарып калдыру дөрес булмас, минемчә. Бу очракта дин яшертен, эчке процессларның тышкы чагылышы гына булып тора. Кешенең ниндидер мотивларга таянып башкарган гамәлләрен, радикальлеген дин белән генә бәйләп аңлатырга ярамый, - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.
“Радикаль агымнарны анализлаганда иң беренче чиратта нинди дини-хокукый киңлектә экстремизм һәм терроризм белән көрәш алып барырга кирәклеген ачыклау мөһим. Кая ул хокукый мохит, киңлек? Бу сорау әле дә безнең өчен ачык кала. Дини мәгариф өлкәсендәге эшчәнлек, радикаль оешмаларга каршы көрәш ниндидер инструментларга таянырга тиеш. Без дөньякүләм тәҗрибәгә мөрәҗәгать итә алабыз”, - дип сөйләде мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Ул шулай ук мөселманнар яшьләре арасында да проблемалар булуын билгеләп үтте. “Диния нәзарәте үзенең эшчәнлеген аерым бер мәзһәб һәм гакыйдә нигезендә алып бара, ләкин яшьләребез арасында бит әлеге традицияләрдән читтә булучылар да бар. Алар өчен аерым мәйдан булдырырга һәм шуның кысаларында алар белән дә эшләргә кирәк” , - диде Рәфыйк хәзрәт.
Экстремизм проблемасы мөселман өммәтенеке генә гына булмавы хакында Казан семинариясе каршында эшләп килүче ислам белеме кафедрасы мөдире Иоанн атакай үз чыгышында белдерде. “Бу мәсьәләдә динара мөнәсәбәтләрнең роле бик зур. Шуңа күрә дә без мәктәбебездә әлеге кафедраны булдырырга уйладык. Хәзер безнең студентлар беренче куртсан ук гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнә һәм киләчәктә аерым текстлар укый алачак. Яшьләребезнең экстремистик идеяләрдән читтән булуын телибез”, - дип сөйләде ул.
Мәгълүм булганча, соңгы ике елда мөселман һәм проваслав дине яшьләрнең уртак проектлары шактый күп булды. Яшьләр актуаль темаларга дискуссияләр, интеллектуаль һәм спорт уеннары үткәрде.
Сөйләшү барышында сүзне Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов, КФУ мөгаллимнәре Ләйлә Алмазова, Светлана Шайхитдинова, Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрит хәзрәт Салман алды. Түгәрәк өстәлнең нәтиҗәләре махсус резолюциядә урын алачак. Оештыручылар сентябрь ахырында тагы бер очрашу оештырырга планлаштыра.