Бүген Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студентларына Корбан бәйрәменә багышланган лекция укыячаклар. Студентларга мөбарәк Корбан бәйрәменең әһәмияте, мәгънәсе, файдасы, тарихы һәм үзенчәлекләре хакында нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм галимә, тарих фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина укыячак.
Башлана 15 сәгать 30 минутта (Пушкин урамы, 1/55) 203нче аудитория