Актанышта Гәмбәрия мәчете ачылды

09 сентябрь 2016 ел 17:04
Актанышта Гәмбәрия мәчете ачылды

9 сентябрь көнне Актанышта тантаналы төстә Гәмбәрия мәчете ачылды. Тантаналы чарада мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Бу - район буенча 50 мәчет булып исәпләнә. Төзелеш барышында Актанышның күп мөселманнары үз өлешен керттеләр. Мәчет төзелешен "Газстройсервис" җәмгыяте алып барды.  Иганәчелекнең иң зур өлешен Казан якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов күрсәтә. Аның сүзләренә караганда, әлеге ярдәм бары тик җирлектәге мөселман кардәшләргә мөмкинлектән чыгып булышлык итү өчен генә. "Актаныш һәрвакыт эштә дә, хезмәттә дә, рухи байлыкта да иң алда булсын иде", - дип ассызыклады Вәсим Вахитов.  Аллаһ йортларын яратучы, вакытларын мәчеттә үткәрүче бәндәләр кыямәт көнендә Аллаһының кунаклары булырлар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы