Зиратта кабер ташларын җимерүчеләрнең тәүбә итүләрен сорыйм - Камил Сәмигуллин

09 сентябрь 2016 ел 16:20
Зиратта кабер ташларын җимерүчеләрнең тәүбә итүләрен сорыйм - Камил Сәмигуллин

Татарстан мөфтие: " Мин Аллаһы Тәгаләдән явызлык кылган бәндәләрнен тәүбә итүләрен һәм дөрес юлга басуларын сорыйм”.

Бу көннәрдә Хаҗда булган Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанда Иске Татар бистәсе зиратында вандалларның уннарча кабер ташларын мәсхәрәләүләрен ишетеп, үзенең бу хәлгә бик нык борчылуын җиткергән.

“Изге җирләрдә йөргәндә кичә Казанның Иске Татар бистәсе зиратында вандалларның уннарча кабер ташларын мәсхәрәләүләрен белеп, йөрәгем әрнеде. Бу эшне бары тик ни иманы, ни җаны, ни гап-гади әхлак сыйфатлары булмаган кешеләр генә эшли ала.

Шушындый кешеләрнең безнең арада яшәүләренә, безнең җәмгыятьнең бер кисәге булуларына ышануы да кыен. Шулай булуга карамастан, каберлектә нинди тупас, ямьсез эш башкарылган. Мондый хәл булган икән, бу безнең өчен борчулы сигнал. Ата-бабаларыбызның гомерлек гореф-гадәтләре сакланып килгән җәмгыятьтә бу эш, гомумән, булырга тиеш түгел. Биредә безгә уйланырлык урын бар.

Мин Аллаһы Тәгаләдән явызлык кылган бәндәләрнен тәүбә итүләрен һәм дөрес юлга басуларын сорыйм. Хокук саклау органнарының әлеге җинаятьчеләрне тиз арада табуларына ышанам һәм алар үз җәзаларын алмый калмаслар.”

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.”

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы