Корбан бәйрәм уңаеннан Татарстанда масштаблы чаралар була

09 сентябрь 2016 ел 17:31
Корбан бәйрәм уңаеннан Татарстанда масштаблы чаралар була

12 сентябрь көнне республиканың барлык мәчетләрендә гает намазы укылачак. Ел саен олуг бәйрәмнәребез уңаеннан Диния нәзарәте социаль әһәмияткә ия чаралалар оештырып килә. Быел да нәзарәт мөбарәк Корбан бәйрәме көннәрендә ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне игътибарсыз калдырмаячак.

Казанда төп бәйрәм чарасы Кол Шәриф мәчетендә уздырылачак. Бәйрәм көнне Аллаһ Тәгаләне зикер итеп, догалар кылып һәм намаз укып меңләгән мөселманнар олуг гыйбадәт - корбан чалырга таралыша. Корбан чалу 14 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Казанлыларга  корбанны үтәү өчен 17 махсус мәйданчык әзерләгәннәр. Корбан ите күпбалалы гаиләләргә, балалар йортында тәрбияләнүчеләргә, ялгыз картларга һәм инвалидларга таратылачак. Диния нәзарәте дә 3 мәйданчыкта 2 меңгә якын сарык чалак.

"Мохтаҗларны ашат" акциясе

Диния нәзарәте каршындагы "Зәкят" хәйрия фонды “Мохтаҗларны ашат” акциясе башлануы турында  игълан иткән иде. Теләге булган һәркем аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итә алды. Моның өчен фондка мөрәҗәгать итәргә һәм 7 мең 500 сум күләмендә  сәдака калдырырга кирәк иде. Әлеге акчалар ярдәмдә мохтаҗ кешеләрне ит белән тәэмин итү оештырылачак. Бүгенге көндә 47 кешедән гариза кабул ителгән. Корбан бәйрәменең беренче көнендә фонд 200, икенче көнне 170, ә өченче көнне 180 кешегә ит таратырга планлаштыра.

-  "Зәкят" фонды барлык оештыру эшләрен үз өстенә ала, - дип билгеләп үтте "Зәкят" фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин. - Безнең хезмәткәрләр әлеге изге эштә катнашырга теләк белдерүчеләрнең һәммәсенә дә төпле киңәшләрен җиткерә. Итне чалу һәм мохтаҗларга тарату процессын шулай ук контрольдә тотабыз.

Мөфтинең урынбасары рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә,бәйрәм көннәрендә Казанда 10 меңгә якын сарык чалыначак.

Башкалада корбан чалдыру түбәндәге мәчетләрдә оештырыла:

1. «Фатыйха» мәчете Кадыш т.м., Р.Зорге ур., 4а
2. «Казан нуры» мәчете Ф.Әмирхан проспекты, 3
3. «Әл-Мәрҗәни» мәчете К.Насыйри ур., 17
4. «Әҗем» мәчете Фәтхуллин ур., 15
5. Корбанга алынган малларны чалу комплексы Бертуган Петряевлар урамы
6. «Тынычлык» мәчете Мирный т.м., Мелитопольская ур., 15
7. «Гадел» мәчете Оренбург тракты, 193
8. «Ризван» мәчете Х.Мәүлетов ур., 48а
9. Ат спорты клубы Мирный т.м., Новоселие урамы, 70
10. «Жомга» мәчете Юдино т.м., Ильич урамы, 4
11. «Рамазан» мәчете Окольная урамы, 25Б
12. «Сөләйман» мәчете Левченко т.м., Ютазы урамы, 8
13. «Ислам дине» мәчете Чишмәле ур., 17а
14. «Биләл» мәчете Вознесение т.м., Иркен ур., 33
15. «Котдус» мәчете Карьер т.м., Ясная Поляна тыкрыгы, 16
16. «Иман нуры» мәчете Нагорный т.м., Дорожная ур., 32а
17. «Ислам» мәчете Дәрвишләр бистәсе, Вяземо ур., 28

Корбан-бәйрәме – халыкның бөтен катламын берләштерүче бөек бәйрәм

Бу көннәрне ярдәм барлык мохтаҗларга да барып җитәчәк, дип белдерде мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов.

-  Һәрбер дини бәйрәм аерым гаиләнеке генә түгел, ә иҗтимагый әһәмияткә ия чара. Ул өммәтебездәге барлык катламны берләштерә. Алар бер табын артында очраша,аралаша һәм бу ислам диненең  рухын күрсәтә, - дип бүлеште үзенең фикерләре белән Илдар хәзрәт.

Корбан итеннән физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, сукырлар гына түгел, ә шулай ук ятимнәр һәм иректән мәхрүм ителгәннәр дә авыз итә алачак. Бу барлыгы 200 якын кеше. Монардан тыш, күп кенә мөселманнар 100, 200 кешегә исәпләнгән хәйрия ашлары оештыру теләге барлыгын белдерде.

"Мәрхәмәтлелек атналыгы"

Корбан бәйрәме башланыр алдыннан "Зәкят" фонды "Мәрхәмәтлелек атналыгы" игълан иткән иде. Әлеге акция кысаларында мөфтият хезмәткәрләре бер көнлек хезмәт хакын 2 яшьлек Данис Чупашевны дәвалауга күчерде. Сабый ДЦП авыруыннан интегә һәм 57 мең сумлык дәвалауга мохтаҗ. Әлеге акциягә район мөхтәсибәтләре дә кушылды. Алар барлыгы 16 мең сум акча күчергән. Әлеге акциягә битараф булмаучылар ярдәме белән оештыручылар башка балаларга да ярдәм итә алырлык акча туплый алды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы