Корбан гаетен республика мөхтәсибәтләрендә ничек бәйрәм итәләр?

13 сентябрь 2016 ел 10:50
Корбан гаетен республика мөхтәсибәтләрендә ничек бәйрәм итәләр?

Чаллы шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете көне 5 сәгать 30 минутта бәйрәм вәгазьләреннән башланды. Мәчетләр халык белән тулы булса да, соңарып килүчеләр дә күп булды. 

             

Нур-Ихлас мәчетендәге гает намазында шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев һәм аның урынбасары Рәмил Мәрван улы Хәлимов катнашты. Наил Мәһдиев мөселманнарны ошбу мөбарәк, җәмгыятьтә социаль тигезлек тудырырга булышлык итүче бәйрәмнәребезнең берсе – Корбан гаете белән котлады, мөселманнар белән аралашты, аларның сорауларына җавап бирде. Аннары кунаклар Әлфәс хәзрәт белән бергәләп Сидоровка бистәсендәге махсус мәйданчыкка юнәлделәр һәм биредә корбан чалуның барышы белән таныштылар. Имам-мөхтәсиб урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов сүзләренә караганда, иртәнге сәгать 8дә мәйданчыкка сату өчен 2600 сарык китерелгән инде. Алар барсы да ветеринария тикшерүе аша узган. Наил Гамбәр улы корбанлык малы хуҗаларының берсе Зәй районы Югары Нәлим авылыннан фермер Корбанмөхәммәд Мурзагов белән әңгәмә корды. Ул сатуга күрдекле 350 баш сарык малы алып килгән. Шәһәр мэры мәйданчык белән танышу вакытында аны тагын да камилләштерү, мал сую урынын даими итү хакында  фикерләрен җиткерде. 

Җәмигъ, Сөембикә (“Хәләл-Үзәк” оештырды), Нур-Ихлас, Әбүзәр мәчетләрендә килгән халыкны пылау белән сыйладылар һәм балалар өчен аттракционнар оештырылды, ә Туфан мәчетендә өйлә намазыннан соң мәхәллә халкына корбан ашы мәҗлесе уздырдылар. Әбүзәр мәчете имам-хатыйбы Али хәзрәт Бәһәветдин бу уңайдан болай диде: “Болай зурлап бәйрәм итүне беренче мәртәбә үткәрдек. Халыкка бик ошады. 800 кешегә атап пылау пешердек, балалар өчен батутлар куйдык, велосипедларда, самакатларда, электромобильләрдә йөрү мөмкинчелеге бар иде. Клоуннар җәлеп иттек. Боларның барсы да бәйрәмебезнең төп спонсоры “Еврогрупп” компаниясе генераль директоры дин кардәшебез Алексей Вячеславович Миронов ярдәме аркасында мөмкин булды.”

***

Менделеевск мөхтәсибәтендә бәйрәм намазын имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Нуриев алып барды. “Ешрак Аллаһны искә алыйк. Аллаһны искә алу күңелгә тынычлык иңдерә, кыйналган-сугылган җанга шифа булып ята. Шушы залны тутырып килүегез дә, корбан чалырга ният кылуыгыз да – барысы да Аллаһны искә алу,” – дип искәртте Ирек хәзрәт.

Бәйрәм намазы һәм хөтбәсе укылганнан соң, Ирек хәзрәт Аллаһның йортына килгән кунакларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлау сүзләрен җиткерде. Ямь өстенә ямь өстәп, мөселманнарны котларга район башлыгы Валерий Сергей улы Чершинцев та килде. Ул үз исеменнән мохтаҗларга тарату нияте белән бер корбан сарыгы да алып килгән иде. “Районыбызның төп байлыгы – төрле милләт, дин вәкилләренең дус булып яшәве. Алга таба да буш сүзләргә иярмичә, тынычлыкка омтылып яшәргә язсын барыбызга да,” – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы мөселманнарга.

      

Бәйрәмгә килүчеләрнең һәрберсе саф һавада ак яулыклы әби-апаларыбыз пешергән тәмле кайнар коймаклардан авыз итү мөмкинлегенә ия булды. Мәчет ишегалдында “Тәмле! Рәхмәт яусын!” сүзләре еш кабатланып тору коймакларның искиткеч булуында шик калдырмый, әлбәттә.

Ак абыстайлар Галия апа һәм Мәликә апа кунаклар өчен махсус итле бәлешләр әзерләп килгәннәр иде. Бәлеш исе – татарларда һәрвакыт бәйрәм рухын тагын да куәтләндереп җибәрә торган аерылгысыз атрибут. Көзге бәйрәм табыны мул, кунакларның күңелен күрә торган булды.

Мәчетне үз итеп бәйрәм табынына “Камские зори” балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә килгән иде. Аларны бәйрәмнең тарихы, үткәрелү үзенчәлекләре кызыксындырды.

Район мөслимәләре бу көнне мәчеттә кечкенә мөселманнар өчен бәйрәм әзерләгән булган. Балаларны көн дәвамында уен-квест, мөхтәсибәт тарафыннан әзерләнгән махсус бүләкләр һәм чәй табыны көткән.

***

Корбан бәйрәме көнне Түбән Каманың үзәк мәчете халык белән тулы иде. Бәйрәм намазында меңләгән мөселманнар белән беррәттән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин да катнашты. Бәйрәм чарасын Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин укыды. Йосыф хәзрәт вәгазендә ислам дине кыйммәтләре хакында сөйләде һәм мөселманнарны изге эшләрдә активлык күрсәтергә чакырды.

Түбән Каманың үзәк мәчетеннән ерак түгел корбан чалу өчен махсус мәйданчык булдырылган. Бирегә 700гә якын корбан сарыгы алып килгәннәр.

***

Зәй мөхтәсибәтендә төп чаралардан соң  үзәк мәчеттә балалар өчен бәйрәм оештырганнар. 

***

Бүген дә мөтәсибәтләрдә бәйрәм чаралары дәвам итә. Аерым алганда, бүген Чирмешән мәчетендә балалар өчен Корбан бәйрәме уздыралар. Әлеге чарага балалар күңелен күрер өчен ныклап әзерләнгәннәр, чараны танылган тамада Гамил нур алып барачак. Бәйрәм сәгать 15.00дә башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы