“Хузур” нәшрият йорты татар һәм рус телләрендә “ИСЛАМ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК. Дингә килергә теләүчеләр өчен кыскача энциклопедия” китабын нәшер итте.
“Исламны ничек кабул итәргә? Ислам дине башка диннәрдән нәрсә белән аерыла? Нәрсә ул мәзһәб? Яңа гына дингә килгән мөселман нишләргә тиеш? Зекер, дога, сәдака нәрсә ул? Исламда хатын-кызга мөнәсәбәт нинди? Ничек тәһарәт алырга һәм намаз кылырга? Ничек ураза тотарга? Хөҗәп нәрсә ул? Мөселманның тышкы кыяфәте нинди булырга тиеш? Ничек ризык сайларга?” - кебек күп кенә сорауларга җавапны шушы энциклопедиядән табарга мөмкин.
Әлеге китап дин нигезләре белән танышырга, дингә кагылышлы катлаулы һәм әһәмиятле сорауларга ачыклык кертергә ярдәм итә.