Түтән Камада инвалидлар өчен корбан бәйрәмен уздыру күркәм бер традициягә әйләнде. 13 сентябрьдә 250дән артык кеше әлеге бәйрәмгә җыелды. Алар өчен мәчет эчендә аш өстәле әзерләнде. Район имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин һәркайсы белән аралашып, нәсихәтләрен җиткерде, бәйрәм белән котлады. Вәгазьдән соң бәйрәмдә катнашучылар бергәләп дога кылды.
Физик мөмкинлекләре чикле булган, авыр тормыш сынауларына тарыганнарга менә шундый җылы мөнәсәбәт һәм матур бер хөрмәт күрсәтелде.