Лениногорский мөхтәсибәте “Ихлас” мәчете каршында оештырылган мөслимәләр берлеге Корбан бәйрәменең беренче көнендә үк иртәннән үзенчәлекле сабыйларны сөендерделәр. Барлыгы 40 физик мөмкинлекләре чикләнгән балага бүләкләр өләштеләр һәм бәйрәм белән котладылар. Аларның әти-әниләренә ныклык, сабырлык, Раббыбыз ярдәмен теләделәр.
Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Ләйлә ханым әйтүенә караганда, әлеге чара авырлыклар күргән балаларны сөендерү максатыннан оештырылган. “Ислам дине ул – мәрхәмәтлелек, тынычлык дине. Мөселманнар башкаларга карата, аларның милләтенә, диненә һәм башка яктан аерылып торуга карамастан, михербанлы. Менә шушы хәйрия эшен башкарып чыгаруга ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт”, - диде ул.