Әлеге тантаналы чарада Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кенәбаш һәм Түбән Кенә авылы муллалары, әлеге мәчетне төзекләндерүче Рамил Гыйльмуллин, күп кенә башка хөрмәтле кунаклар һәм авыл халкы катнашты, дип яза “Саба таңнары” газетасы. Мәчетне ачу Коръән аятьләре белән үрелеп, әлеге изге эшне башкарган Рамил Әнәс улына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хатын тапшыру белән дәвам итте. Рамил әфәнденең әнисе Каймә апага исә Җәлил хәзрәт бик матур яулык бүләк итте. Чөнки бала эшләгән изгелек, яхшылык, ул әнинеке дә булып санала, диде баш казый.
– Моннан соң мәчет ишекләре ябык булырга тиеш түгел, балалар белән дә, өлкәннәр белән дә тулып торырга тиеш. Шулай булганда Рамил Әнәс улының эшләгән эшенә шөкерана кылып, аның эшенең дәвамчылары булып торырбыз, - дип сүзен башлады Җәлил хәзрәт Фазлыев. Әлеге тантаналы чарада катнашкан һәркемнең күңеленә керерлек итеп ул сүзләрен төрле кызыклы хәлләр аша да, хәдисләр аша да җиткерде. Һәрбер яхшылыкны эшләгәндә төпле, терәк булырдай гаиләң булу да мөһим булуны искәртеп, «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Булат Бакый улы Зиятдинов хакында түбәндәге фикерен җиткерде: «Булат Бакый улы күп яктан безгә үрнәк булып тора. Гаиләсе белән дә, эшләгән эшләре белән дә. Аның кебек кешеләр дә, аларныкы кебек гаиләләр дә күбрәк булсын иде. Әнисе Мәдинә апа да шушы авыл кызы икән. Ул һәрчак үз фикерен әйтә белүче, хөрмәтле һәр мәрхәмәтле шәхес». Мәдинә апа, әлбәттә, бу сүзләргә җавапсыз кала алмады. Ул һәрчак Кенәбаш авылы кызы булуы белән горурланып яшәвен, тау башына салынгандыр безнең авыл дип мактанып йөрүен җиткерде:
– Сез эшчән һәм акыллы, сүз бәһасе артыннан йөрмисез, эшләп күрсәтәсез. Эшләп кенә шушындый нәтиҗәләрегез белән мактана аласыз. Быел мәктәп тә беренче урынны алды, чөнки тәрбия эше бик әйбәт бара. Әлеге эшләнгән эшләрне саклап тоту да балалар һәм авылдашлар кулында. Ул безнең кешелеклелек сыйфатларын да күрсәтә.
Атна ахырында туган авылыма менеп, әти-әниләремнең хәлен беләм. Ә соңгы айда күңел үзеннән-үзе Кенәбашыма тартыла, чөнки мәчетебез әллә кайлардан балкып, үзенә дәшеп тора. Эче дә яңартылып, анда йөрүчеләр, белем алырга теләүчеләр өчен уңайлыклар тудырылган. Әлеге изге эшне башкарган Рамил Әнәс улына чын күңелдән, барлык авылдашлар исеменнән рәхмәтләремне ирештерәсем килә. Хезмәт юлын гади генә вазифалардан башлап та, бүгенге көндә районыбызда хөрмәтле шәхес булып тора ул. Үзе җитәкләгән «Дуслык» җәмгыятендә дә аны хөрмәт итеп, эшләгән эшләренә шөкер итәләр. Авылдашларыбыз да, башка җитәкчеләр дә күрә, бәяли аның хезмәтләрен:
– Рамил Әнәс улының көче белән Кенәбашта бик зәвыклы итеп мәчет яңартылды. Әлеге эшнең инициаторының моның белән генә хезмәтләре төгәлләнми. Узган ел зиратка бик матур зират йорты ясатып куйды. Шушындый кешеләр булганда авылыбыз әле яши һәм үсә. Мәчеткә килгәндә олыларыбыз да, яшьләребез дә күп йөрерләр дип ышанып каласым килә. Мәчет халкыбызга, милләтебезгә, авылыбызга хезмәт итсен иде. Миһербанлы, акыллы, иманлы балалар тәрбияләнсен иде, – диде Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев.
Элеккеге мулла Нәфыйк Гафуров үзе исән чакта мәчет өчен дә, зират өчен дә бик тырышып йөргән иде, ләкин гүр иясе булып куйды. Шуннан соң мәчет эше сүрелде. Ләкин соңгы елларда мәчеткә Зөфәр Муллагалиев билгеләнеп, ул халыкны биш вакыт азан белән сөендерә башлады. Аның эшли башлау вакыты белән мәчетнең икенче җанлануы да туры килде. Бу әллә очраклык, әллә Аллаһы Тәгаләнең насыйп итүе.
Чараның ахырында Түбән Кенәнең аш-суга оста пешекчеләре пешергән пылаудан авыз итеп, бәйрәм табын артында дәвам итте.