Бүген Татарстан хаҗилары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән хаҗилар яшәгән территорияне чистарту нияте белән өмәгә чыкты.
Хаҗиларыбызның уртак тырышлыгы белән кунакханәләр янәшәсендәге территорияләр тәртипкә китерелде.
"Биредә Россиядән меңләгән хаҗи яши. Җирле хакимият тәртип урнаштырып өлгерә алмый, шуңа күрә без мәккәлеләргә ярдәм итәргә булдык. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә "Чисталык – иманның яртысы!" дигән бит", - ди мөфти Камил хәзрәт.