Риба – хәзерге заман чире. Җомга вәгазе

16 сентябрь 2016 ел 10:22
Риба – хәзерге заман чире. Җомга вәгазе

Имам Бохари һәм Имам Мөслимнең «Сахих хәдисләр» җыентыкларында түбәндәге хәдис китерелә:

«Әбү Хөрәйрә риваят кылды:

«Аллаһ Илчесе ﷺ  әйтте: «Һәлакәткә илтүче  җиде әйбердән сакланыгыз!» Сәхабәләр сорадылар: «Йә Рәсүлуллаһ! Бу нинди әйберләр?» Ул ﷺ  әйтте: «Аллаһы Тәгаләгә тиңдәшлек кылу, сихер, кеше үтерү, риба, ятим малын ашау, яу кырыннан качу, иманлы пакъ хатыннарны зинада гаепләү».

Исебезгә төшерик әле: Аллаһы Тәгалә каршында иң зур гөнаһ нинди? Ширек кылу. Ягъни башка берәр затны, әйберне Раббыбызга тиң итү. Иман кәлимәсен әйтеп, телебез һәм җаныбыз белән Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кылырлык Илаһи зат булмавын таныдыкмы – гамәлләребез белән дә шуны дәлилләү тиешле. Һәм хәдискә игътибар итик. Аллаһы Тәгаләгә ширек кылу белән беррәттән нинди гамәлләр атала? Сихер, гаепсезгә кеше үтерү, риба, ятим малын ашау, сугыш кырыннан качу һәм хатын-кызны хаксызга гаепләү. Бу гамәлләрне нәрсә берләштерә, дип фикер йөртеп карасак – бик куркыныч нәтиҗәгә килербез. Үзен мөселманнардан дип санаган җәмгыять бу эшләрдән тыелмый. Аллаһ Рәсүле ﷺ  диннән чыгара торган ширек белән беррәттән китергән эш-гамәлләрне хуплыйбыз. Бу гөнаһларны афәт итеп түгел, замананың бер сыйфаты итеп кабул итәбез. Упкынга бару шуннан башлана.

Әбү Сәет әл-Хөдри риваят кыла:

Рәсүлулла ﷺ  әйтте: «Начарлык күрсәң – кулың  белән туктат. Кулың белән туктата алмыйсың икән – телең белән туктат. Телең белән дә туктата алмасаң, бу начарлыкка күңелең белән риза булма, әмма бу иманның иң түбән дәрәҗәсе булыр».

Хәдистә китерелгән «иманның иң түбән дәрәҗәсе» сүзләренә игътибар итик. Ягъни аннан да түбәнрәк дәрәҗәдә иман юк. Берәр явызлыкка күңелең, йөрәгең белән каршы булмыйсың, ризалык күрсәтәсең икән – имансызлыкка төшәсең. Аллаһы Тәгалә барчабызны да адашудан сакласын.

Бу сүзләр белән үзебезне үлчәп карыйк әле. Татарларда: «Сихерчегә барма – башыңа бәла алма» сүзе йөри. Ягъни халык теленә дә сихерчеләрнең яманлыгы турында сүз кергән. Ислам дине сихер белән шөгыльләнүне катгый рәвештә тыя.

Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә әйтә:

«Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән a соң шайтаннарның сихер белемен өйрәтүләренә дә иярделәр. (Шайтаннар сихер китабын язып, Сөләйман a тәхете астына куйдылар. Сөләйман a үлгәч, бер шайтан кеше сурәтендә килеп: «Әгәр Сөләйман калдырган мирасын белергә теләсәгез, тәхете астын карагыз», – диде. Чыннан да, тәхет астыннан бер китап табып алдылар, ул китапта сихер белеме язылган иде. Яһүдләрнең галимнәре: «Аллаһ сакласын, бу китапка иярә күрмәгез, бу китап Сөләйман a китабы түгел, ләкин бу шайтан эше», – диделәр. Әмма яһүдләрнең наданнары бу Сөләйманнан a калган китап дип, сихерне кабул иттеләр). Сөләйман  кәфер булмады, ягъни ул сихер белән шөгыльләнмәде һәм сихер китабын язмады, әгәр бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кәфер булыр

иде. Шайтаннар кәфер булдылар, чөнки сихер китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихерне да шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә өйрәтмәделәр сихерне һичкемгә, яки өйрәтсәләр, әйттеләр: «Дөреслектә, без сезгә фетнәбез, Аллаһы Тәгалә безне җибәрде сихер белән сезне сынар өчен, әгәр сихер белән шөгыльләнсәгез – кәфер булырсыз. Сихерне өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кәфер булмагыз» – дип. Фәкать кәфер булудан курыкмаган җеннәр, ир белән хатын арасын боза торган сихерне шул ике фәрештәдән өйрәнделәр. Ул сихерчелар, сихерләре белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһы Тәгалә теләге белән генә зарар итәрләр. Яһүдләр дә зарар итә торган, һич файдасыз булган сихерне өйрәнделәр. Шиксез, алар белделәр: Тәүратта укып, сихер белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә Аллаһы Тәгаләдән газабтан башка һичнәрсә юклыгын. Ул сихерчеләрнең үзләрен сихергә сатулары нинди яман сәүдә, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алдылар, әгәр белсәләр». («Бәкара /Сыер/», 2:102)

Без бүген сихерне яманламыйбыз. Сихерчегә барабыз. Телевизордан сихерчеләрне карыйбыз. Кеше үтерү чебен үтерү белән бер дәрәҗәгә җитте. Өстәвенә, адашкан хәрәкәтләр кеше канын хаксыз коюны ислам белән аклый.

«Алар Аллаһы Тәгаләдән башкага гыйбадәт кылмаслар һәм ахирәт өчен Аллаһы Тәгаләдән башкадан ярдәм сорамаслар, Аллаһы Тәгалә үтерүне хәрам иткән кешене үтермәсләр, мәгәр үтерергә тиешле булса гына үтерерләр, һәм зина да кылмаслар, әйтелгән шул ярамаган эшләрне берәү эшләсә, гөнаһының җәзасына ирешер». («Фуркан /Аеручы/», 25:68)

Шушы аятләрне контексттан йолкып алалар да: «Ислам үтерүне рөхсәт итә», дияләр. Хаклыкта, сүз үзеңә, гаиләңә, динеңә, Ватаныңа кылыч белән килүчеләр һәм үлем җәзасына дучар ителүчеләр турында бара.

Ятимнәрнең өлешенә керүчеләр турында да әледән-әле ишетеп торабыз. Әмма ярдәм итмибез. Чукрак сыман кыланабыз. Әле үзебез дә ятим малын бүлешүгә кушылмасак. Аллаһы Тәгалә ләгънәтенә дучар булмыйк. Аллаһы Тәгаләнең Коръән-Кәримдәге сүзләренә битараф булмыйк.

«Башта үзең ятим булгач, ятимгә золым итмә, какма, сукма – бәлки хөрмәтлә». («Духа /Иртән/», 93:9)

Аллаһка шөкер, бүген илебездә сугышлар бармый. Әмма бүген Ватаныбызга яу килсә – күпмебез динен, туган җирен, халкын, хатынын-балаларын яклар өчен сугышка барыр иде икән? Аллаһы Тәгалә моны дәлилләргә мөмкинлек бирмәсен иде. Яуга бару түгел, сугышта һәлак булган ата-балаларыбыз мирасын сакларга, рухларын шатландырып торырга намусыбыз җитсә иде әле.

Инде «иманлы пакъ хатыннарны зинада гаепләмәгез» сүзләре хакында әйтүе дә куркыныч. Тормышның ачысын да, төчесен дә күргән, үзләре дә яшьлектә хатасыз булмаган, бүген, Аллаһы Тәгаләдән тәүфыйк иңеп, дин юлына баскан ак яулыклы әбиләр дә гайбәттән ерагаймый. Кибеттә йә почтада чиратка эләксәң – биш минутта бу тирәдә яшәүчеләрнең барысының да кемнең кем икәнен белеп китәсең. Гайбәт сату һәм кешене нахакка рәнҗетү – адәм балалары арасындагы гөнаһ. Онытмыйк: Аллаһы Тәгалә белән Аның колы арасындагы һәм кешеләр арасындагы гөнаһлар була. Аллаһы Тәгалә каршындагы гөнаһың өчен тәүбә итү кирәк. Ихластан тәүбәләрне рәхмәтле вә рәхимле Раббыбыз кабул итми калмас. Ә инде гөнаһыңнан берәр кешегә зыян килде икән – тәүбә генә коткармаячак. Шул кеше сине гафу итмичә, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорап булмас. Аның хакында ялган сүз сөйләдең икән – җәмгыять каршында ул кешене

аклавың кирәк. Өлешенә кердеңме – кире кайтар. Зыян салдыңмы – капла. Соңыннан үкенеп, кимсенеп йөргәнче – гөнаһны кылмавың хәерлерәк. Берәрсе хакында яман сүз сөйләргә булдыңмы – авызыңны яп та зикер әйтүгә кереш. Гөнаһтан да сакланырсың, савап та алырсың.

Аллаһ Илчесе ﷺ  һәлакәткә илтүче җиде гамәл  арасында атаган берсе – риба. Чынлыкта, риба бүген иң киң таралганы һәм мөселманнар арасында да иң яратканы булыр. Шайтан безгә аны шулкадәр матур итеп күрсәтә ки, без аның гөнаһын аңламыйбыз да. Үзебезне тынычландырабыз. Яңа телефонны «мәҗбүрият» дәрәҗәсенә җиткерәбез.

Рәсүлуллаһ ﷺ  безне кисәтте:

«Аллаһы Тәгалә риба хисабына яшәүчегә ләгънәт кылды. Һәм аңа бу эшендә ярдәм итүчегә, бу илешүнең шаһитләренә һәм аны теркәүчегә ләгънәт кылды».

Без исә рибаны аклау өчен нинди генә чаралар уйлап тапмыйбыз. Коръәннән дәлилләр эзлибез, хәдис җыентыклары актарабыз. Күңелебезгә хуш килгән урыннарын алып, үзебезчә тәфсир кылабыз да шуннан файдаланабыз.

Кайбер галимнәр фикеренчә, Аллаһы Тәгаләдән Сөекле Рәсүле Мөхәммәдкә ﷺ  иң соңгы булып иңдерелгән аят 5нче «Мәидә» сүрәсенең 3нче аяте булган:

«Сез мөэминнәргә үлгән хайван ите, бугаз каны, дуңгыз ите һәм суйганда Аллаһудан башка затның исеме зекер ителеп суелган хайван ите хәрам булды, янә буылып үлгән, сугылып үлгән, югары җирдән төшеп үлгән, бер хайван тарафыннан сөзелеп яки тибелеп үлгән хайван ите янә ерткыч хайван үтергән хайванның ите хәрамдыр, әгәр биртелгән яки ерткыч хайван җәрәхәтләгән хайваннарны үлмәс борын «Бисмилләһи Аллаһу әкбәр» дип бугазлап өлгерсәгез – ите хәләлдер. Янә тәреләр яки каберләр өчен буталанган хайван итләре хәрамдыр. Янә сезгә хәрам ителде ырымланган уклар белән хөкем итүегез. Ырымның һәртөрлесе дә хәрамдыр. Югарыда зекер ителгән хәрам итләр һәм ырымнар яман нәрсәләр, аларны кулланган кеше фасыйктыр. Мәккә шәһәре фәтех ителгән кәферләрнең мөселманнарны зәгыйфьләндерүдән һәм ислам динен җимерүдән өметләрен өзделәр инде, алардан һич тә курыкмагыз, миннән генә куркыгыз! Менә бүген динегезне төзеп бетереп тулы кылдым, бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән бергә биреп

бетердем сезгә һәм риза булып ислам динен сезгә ихтыяр кылдым. Әмма берәү ачлыктан калып хәләл ризык табудан гаҗиз булса, югарыда зекер ителгән хәрам итләрдән гөнаһ ягына авышып китүдән сакланганы хәлдә, ягъни аз-аз гына, җан саклар хәтле генә ашаса, гөнаһ булмас. Әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы». («Мәидә /Табын/», 5:3)

Аллаһы Тәгалә барча адәм балаларына җиткерә: ислам дине иң камил рәвештә иңдерелде һәм аңа үзгәрешләр кертү кирәк түгел. Аеруча үз файдаңа. Үзебез буйсынасы урынга динне яраклаштырабыз. Чынлыкта, бу яман ул.

Аллаһы Тәгалә рибаны катгый рәвештә тыйды. Башы-аягы белән кредитларга чумган кеше үзен «мин бит аннан файда алмыйм, хәтта зыян күрәм» дип акланырга маташа. Хаклыкта, җавапны бүген бирәсе түгел. Кыямәт көнендә кемнең зыян күрүчеләр арасында булуын Аллаһы Тәгаләдән башка бер зат та белми. Әмма рибаның гөнаһлы гамәл булуы бирүчегә дә, алучыга да, арадашчыга да кагыла. Әйе, арадашчы да, чөнки Аллаһы Тәгалә әйтә:

«Ий мөэминнәр! Аллаһ хаҗ кылганда үтәү белән боерган гамәлләрне калдыруны хәләл күрмәгез, хаҗ, гамәлләренең хөрмәтен төшермәгез, хаҗда фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне үтәгез, хәрам булган айларда сугыш кылмагыз, Кәгъбәтуллаһуга атап яки башка берәр мәхлукка атап корбан чалмагыз, корбанлыкларыгызга бернинди билгеләр ясамагыз, һәм Кәгьбәтулланы зиярат кылмак өчен барган кешеләрне үтермәгез һәм җәберләмәгез, алар раббыларының рәхмәтен вә ризалыгын өмет итеп баралар. Һәркайчан ихрамнарыгыздан чыксагыз, киек аулау мөбахтер. Мәсҗид Хәрамны таваф кылудан сезне туктатучы кәферләргә ачулануыгыз хактан үтүегезгә сәбәп булмасын! Ягъни алар өчен ґәебе булмаган, ул эштә катнашы булмаган каумнәрдән үч алмагыз! Ий мөэминнәр! Яхшы эшләрдә, изге гамәлләрдә гөнаһлардан, золым эшләреннән саклануда ярдәмләшегез! Әмма гөнаһлы эшләрдә һәм дошманлашуда яки золым эшләрендә һич тә ярдәмләшмәгез! Аллаһудан куркыгыз, аның вәгазьләрен, хөкемнәрен игътибарсыз калдырудан сакланыгыз! Дөреслектә Аллаһ сакланмаучылардан каты ґәзаб белән үч алучыдыр.» («Мәидә /Табын/», 5:2)

«Кредит алырга мәҗбүрмен», диючеләр күп. Рибага керүләренең сәбәбе, гадәттә, дөнья малы. Яңа фатир, машина, телефон һәм башкалар. Шул дөнья малы өчен Ахирәтебезне сатабыз. Без нәфескә буйсынган,

гаҗәеп комсыз заманда яшибез. Безгә һәрвакыт җитми. Биш мең алабыз икән – 10 мең кирәк. Унны ала башласак – анысы да җитми. Яшәр урыныбыз бар – сыймыйбыз. Йөрер машинабыз бар – ошамый. Һәм бу материаль төшенчәләргә генә кагылмый. Эссе булса – бакчада бәрәңге кибеп бетә, яңгыр яуса – чери.

Әбү Давыт һәм Ән-Нәвави җыентыкларында Әбү Хөрәйрадан хәдис китерелә:

«Мин бервакыт Аллаһ Илчесенең ﷺ  болай дип  әйтүен ишеттем: «Җил – Аллаһы Тәгаләнең  рәхмәтеннәндер. Ул рәхмәт тә, михнәт тә китерергә мөмкин. Һәм җил чыкканын күрсәгез, аны сүкмәгез, ә Аллаһы Тәгаләдән игелек сорагыз».

Булганына шөкер кылу тиешле. Малың җитми икән – тәкъдиреңә риза булып, Аллаһы Тәгаләгә дога кылырга кирәк. «Йә Раббым! Ризыгымны арттыр!» дип дога кылу – банкка йөгерүдән бәрәкәтлерәк. Берәүләребез мохтаҗлык белән сыналса, икенчеләребез байлык белән сыналыр. Һәм боларның икесе дә тигез дәрәҗәдә авыр булыр. Чөнки нәфескә һаман җитми. Мал җыюда туктый алабызмы? Сәдака тапшырабызмы? Ятиммохтаҗларга ярдәм итәбезме? Малны арттыруның нинди юлларын беләсез, дип сорасаң – акчаны банкка зуррак процентларга салып кую җавабын көт тә тор. Дөреслектә, малны арттыруның бик «отышлы» ысулы – сәдака бирү. Бернинди риба-

сыз кертем бу. Һәм бу кертем өчен Аллаһы Тәгалә бермә-бер арттырып бирер, диелә. Шул сәдака белән без дөньялыктагы ризыгыбызны да арттырабыз, Ахирәт өчен дә янмый торган кертем ясыйбыз.

Яну, дигәннән. Төрле икътисади тотрыксызыклар аркасында бөтен акчасыннан колак кагу очраклары турында беләбез. Үзебез дә моңа дучар булган чакларыбыз булгандыр. Андый чакларда нишлибез? Түрәләрне сүгәбез, бер-беребезгә ләгънәт укыйбыз. Хәрам малның бәрәкәте юк. Ничек тиз керсә – шулай тиз чыгып китәчәк. Риба белән баеп та, малны арттырып та булмый. Бүген кризис, дибез. Чынлыкта, бу вазгыятьнең дөньяви сәбәпчесе – үзебез. Икътисади яктан караганда да, рухи яктани да. Кредит алабыз, каплыйбыз, яңадан алабыз... Риба юлыннан чыга алмыйбыз. Аллаһы Тәгаләгә табынасы урынга малга табынабыз. Хактыр ки, Аллаһ Илчесе ширек белән рибаны һәлакәткә илтүче гамәлләр арасында бергә атады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы