Бөгелмә мөхтәсибәте мохтаҗларга хәйрия ашлары оештыруны дәвам итә. Бу юлы Ислам нуры мәчетенә күрмәчү мәхәллә халкын чакырганнар иде. Аларны корбан ашы белән сыйладылар. Чарадан соң мәҗлестә катнаша алмаганнарга корбан итен өйләренә илттеләр.
Ошбу чара Бөгелмәнең Бадр мәчетендә дә оештырылды.