Бөгелмә мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр белән мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов һәм “Ярдәм” фонды хезмәткәрләре килде. Шәһәр кунаклары иң элек администрация вәкилләре белән очрашып, “Ярдәм” фонды тарафыннан тормышка ашырылган социаль юнәлештәге проектлар хакында сөйләде, тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Илдар хәзрәт җитәкләгән делегация шулай ук Бөгелмәдә эшләп килүче «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә дә булды. Бүгенге көндә биредә 35 бала тернәкләнү курсы уза. Казан кунаклары үзәкнең эшчәнлеге белән танышты, җитәкчелек белән хезмәттәшлек итү юлларын барлады һәм сабыйларга дини китаплар бүләк итте.
Сәфәр кысаларында делегация шәһәрнең үзәк мәчетенә җыелган мөселманнар белән дә аралышрга вакыт тапты.