"Хәләл” стандарт комитеты «Gagawa» кафесына үзенең сертификатын бирде. Комитет хезмәткәрләре биредәге продукциянең шәригать нормаларына туры килүен һәм җитештерүнең технологик ягын тикшергән. Сертификат 2017 елның 18 августына кадәр бирелгән.
«Gagawa»кафесы Төркия, Германия, Кытай кебек илләрдә эшли. Россиядә бу бренд Казанда гына бар. Кафе күбесенчә тавыктан пешерелгән ризыклар тәкъдим итә.