Диния нәзарәтендә Багдад делегациясе белән очрашу булды

26 сентябрь 2016 ел 16:14
Диния нәзарәтендә Багдад делегациясе белән очрашу булды

Бүген Диния нәзарәтендә "Хәләл" стандарт комитеты һәм Багдадтан килгән авыл хуҗалыгы инженерлары ассоциациясенең вәкилләреннән торган делегация белән очрашу булды. Чит ил делегациясен Хөсәен Әл-Мусави җитәкли.

Диния нәзарәтеннән чарада Аппарат җитәкчесе Рәфис Шәһвәлиев, "Хәләл" стандарт комитеты рәисе Марат хәзрәт Низамов, комитетның рәисе урынбасары Хәйдәр Камалетдинов, "Вакф" Фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин катнашты һәм шулай ук «РАЦИН» ДУП генераль директоры урынбасары Әнвәр Мавланов.

Очрашу барышында ике як хезмәттәшлек итү юлларын барлады. Аерым алганда, кунаклар хәләл индустрия өлкәсендә хезмәттәшлек итү теләге барлыгын белдерде. Делегация вәкилләре Иракка хәләл продукция  кертү мөмкинлеген карады, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хәләл продукция җитештерү, бу юнәлештә тәҗрибәләре турында сөйләште.

Очрашу ахырында хәләл өлкәсендә киләчәктә хезмәттәшлек булдыру турында килешенде. Нәзарәт вәкилләре кунакларга мөфти исеменнән күптән түгел нәшер ителгән Коръәннең яңа нөсхәсен бүләк итте.

Мәгълүм булганча, делегация Татарстанга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чакыруы буенча килде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы