30 сентябрьдә "Хозур" нәшрият йорты "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында чираттагы түгәрәк өстәл оештыра. "Экстремизм. Яшьләр карашы" исеме астында узачак чарага республикадагы яшьләр оешмалары вәкилләре җыелачак. Катнашучыларга "Ислам террорга каршы" дигән яңа сайтның проекты һәм “Стоп: экстремизм!” белешмәлеге тәкъдир ителәчәк.
Монардан тыш, яшь лидерлар экстремизмның яшьләр арасында барлыкка килү сәбәпләрен ачыклаячак, субкультураларның тискәре сыйфатлар тәрбияләү мәсьәләсе һәм яшьләр оешмаларының экстремизм белән көрәштә тоткан роле хакында сөйләшәчәк.
Чара 30 сентябрьдә була. Башлана сәгать 9.00 да. (Лобачевский урамы, 6/27)
Аккредитация өчен: 89172939706, r.gizzatullina@mail.ru.