Яшьләр оешмалары "Хозур" нәшриятендә экстремизм турында сөйләшәчәк

27 сентябрь 2016 ел 11:15
Яшьләр оешмалары "Хозур" нәшриятендә  экстремизм турында сөйләшәчәк

30 сентябрьдә "Хозур" нәшрият йорты "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында чираттагы түгәрәк өстәл оештыра. "Экстремизм. Яшьләр карашы" исеме астында узачак чарага республикадагы яшьләр оешмалары вәкилләре җыелачак. Катнашучыларга "Ислам террорга каршы" дигән яңа сайтның проекты һәм “Стоп: экстремизм!” белешмәлеге тәкъдир ителәчәк.

Монардан тыш, яшь лидерлар экстремизмның яшьләр арасында барлыкка килү сәбәпләрен ачыклаячак, субкультураларның тискәре сыйфатлар  тәрбияләү мәсьәләсе һәм яшьләр оешмаларының экстремизм белән көрәштә тоткан роле хакында сөйләшәчәк.

Чара 30 сентябрьдә була. Башлана сәгать 9.00 да. (Лобачевский урамы, 6/27)

Аккредитация өчен: 89172939706, r.gizzatullina@mail.ru.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы