Гаилә мәчетендә чит ил кунаклары

27 сентябрь 2016 ел 17:15
Гаилә мәчетендә чит ил кунаклары

Казанга II Халыкара ислам конференциясенә килгән чит ил кунаклары — Ирак Көрдстанының, Мисырның билгеле дин белгечләре Гаилә мәчетендә булып киттеләр. Алар мәчетебезне карадылар, «Иманлы бала» бакчасында тәрбияләнүчеләр белән аралаштылар, балаларның Коръән сүрәләре укыганнарын тыңлап, бик канәгать калдылар. Аннары өйлә намазы алдыннан мәхәллә җәмәгате белән очраштылар. «Без сезнең турында ишетеп кенә белә идек, менә хәзер үзегезне күрдек, сез безнең каршыда, без — сезнең каршыда. Бу мәчет — нурлы, кешеләрнең дә йөзләре нурлы икән. Шулай җылы итеп каршылавыгыз өчен сезгә, мәчетегезнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәткә, Диния нәзарәте җитәкчелегенә Аллаһның рәхмәте булсын!» — дип кунаклар үзләренең тәэсирләрен дә җиткерделәр.

Кунакларны мөфти урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Коръәни Кәрим вә Пакь Сөннәтне өйрәнү мәркәзе җитәкчесе Фәрид хәзрәт Сәлмән озатып йөрде

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы