Бүген “Хозур” нәшрият йортында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровның “Россия традицион исламы” дип аталган китабы кулъязмасы буенча сөйләшү үткәрелде. Әлеге хезмәт тардицион ислам төшенчәсен фәлсәфи-дини яктан аңлауга багышланган.
Сөйләшүдә ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге вәкилләре катнашты. Кулъязма галимнәр тарафыннан югары бәя алды. Аерым бүлекләр буенча кисәтүләр ясалды. Китап 2016 ел ахырына кадәр нәшер ителер дип көтелә.