Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Дин вә мәгыйшәт” газетасының яңа саны дөнья күрде. Бу санда Камил хәзрәт Сәмигуллин, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, Ришат хәзрәт Курамшин һәм башка дин әһелләренең язмалары урын алган. Шулай ук совет чоры ишаны Гарифулла Гайнуллин кызы Зөбәрҗәт Мөхәммәтҗанованың хатирәләре, ТР МДНнең дәгъват бүлегенең мөхәррәм аена багышланган мәгълүматлары белән танышырга мөмкин. Моннан тыш рухи мирас ядкаре буларак бирелгән Ризаэддин мөфтинең Финляндия татары Гыймадеддин Җамаледдин улына язган хатларын укырга мөмкин.
5 мең данә белән дөнья күрүче газета мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә, дини оешмаларда таратыла.