Җомга вәгазе - Мөхәррәм аеның фазыйләтләре

30 сентябрь 2016 ел 10:22
Җомга вәгазе - Мөхәррәм аеның фазыйләтләре

Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, 2 октябрь көнне без яңа 1438 һиҗри елга аяк басачакбыз. Ул –  мөселманнар өчен, аерым мәгънәгә, игътибарга лаек Мөхәррәм ае белән башланып китә. Исламда Яңа ел бәйрәме беркайчан да зурлап билгеләп үтелми. Чөнки безнең өчен ике генә зур бәйрәм бар: берсе – Ураза гаете, икенчесе – Корбан гаете. Рәсүлебез ﷺ Мәдинәгә күчеп килгәндә дә Мәдинә халкының ике бәйрәм көне булган. Бу көннәр уен-көлке, сый белән үткән. Ләкин Мөхәммәд ﷺ: «Аллаһы Тәгалә сезгә бу ике бәйрәмегезне хәерле ике бәйрәмгә алыштырды. Ул – Корбан бәйрәме белән Ураза бәйрәме», – диде.

Исламда бәйрәмнәрне Аллаһы Тәгалә үзе тәгаенләгән. Ә халык телендә «ислам бәйрәмнәре» дип аталган башка көннәр һәм бәрәкәтле һәм кадерле кичәләр, изге айлар – алар без күнеккән дөньяви мәгънәдәге бәйрәм түгел. Ул безнең өчен тәкъвалыгыбызны арттыру мөмкинлеге. Бу көннәрдә гыйбадәтне күбрәк кылып, саваплы гамәлләрне күбрәк эшләп, догада, зикердә булып, калебебезне чистарту, Аллаһы Тәгаләгә якынаю мөмкинлеге бирелә. Безнең исә дөньяви бәйрәмнәрдән арына лганыбыз юк әле. Шул ук Яңа елга ярты ел алдан әзерләнә башлыйбыз. Чыршыны кая куярбыз икән, балага нинди бүләк, хатынга нинди күлмәк алырга, бәйрәмне кайда каршыларга, дип баш ватабыз. Чынлыкта, мөселманнар өчен, милади Яңа ел бәйрәме бер генә дә мәгънәгә ия түгел. Ә мәгънәгә ия һиҗри ел башын, киресенчә, игътибардан читтә калдырабыз.

Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә әйтә:

«Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр». («Хаҗ», 22:32)

Һиҗри ел башы, изге Мөхәррәм ае – Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Изге Китапта аерып күрсәткән дүрт айның берсе. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:

«Аллаһы Тәгалә хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе хәрам айлар: ягъни Рәҗәб, Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары. Ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз, бер-берегезгә ярдәмдә булыгыз, ташламагыз! Белегез, Аллаһ тәкъвалар белән бергә». («Тәүбә», 9:36)

Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның хикмәтләрен, хасиятләрен белмичә тиешлечә олылап булмый. Нәрсә соң ул һиҗри хисап? Аның тарихы һәм серләре нинди? «Һиҗрәт» сүзе гарәп теленнән бер урыннан икенче урынга күчеп китү дигән мәгънәне аңлата. Билгеле булганча, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ  унөч ел дәвамында Мәккә шәһәрендә халыкны дингә чакырды, әмма иманга килүчеләрнең саны аз иде. Аны рәнҗеттеләр, төрле авыр сүзләр әйттеләр, хәтта үтерергә теләделәр. Аллаһы Тәгаләнең әмере

буенча, милади 622 елда Рәсүл Әкрам үзенең якын сәхабәсе Әбү Бәкер Әс-Сиддыйк (разый Аллаһ гәнһү) белән Мәдинәгә күчтеләр. Аларга ияреп, Нурлы Мәдинә

җиренә башка сәхабәләр дә юл тоттылар. Менә шул көннәрдән башлап, изге Мәдинә шәһәрендә иң беренче хакыйкый мөселман җәмгыяте төзелә башлады. Мәдинә-әл-Мөнәввәрәдән иман, ислам һәм Коръән нуры, әдәп-әхлак бөтен дөньяга таралды. Димәк, һиҗрәт без – мөселманнарга гына түгел, ә бәлки бөтен дөнья тарихына, тормышына олы үзгәреш кертә. Һиҗрәт – Раббыбызның олы нигъмәте. Һиҗрәт – ул җаһиллектән, бозыклыктан котылу. Шул вакыйгадан башлап, мөселманнар һиҗри ел хисабын куллана башлыйлар. Һиҗри ел хисабы, милади кебек, 12 айдан тора, әмма айга карап хисап алып барылуы сәбәпле 11 көнгә кыскарак килеп чыга.

Ни өчен мөселманнар ел хисабын һиҗрәттән башладылар соң? Кайбер риваятләрдә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез ﷺ исән чагында ук анны үзе куллана, әмма аның вафатыннан соң сәхабәләр һиҗри ел хисабы турында онытып җибәрәләр. Гомәр әл-Фәрук (разый Аллаһ гәнһү) хәлифә булган вакытта аңа дәүләтнең төрле төбәкләреннән хатлар килә, ул хатларда ае язылган, елы билгеләнмәгән була. Шул сәбәпле мөселманнарның әмире, олы сәхабәләрдән торган шура җыеп, бу мәсьәләне күтәрә.

Берәүләр беренче ел итеп сөекле Пәйгамбәребез ﷺ  туган елын сайларга тәкъдим итәләр. Әмма: «Ул вакытта әле Ислам динен искә дә алучы юк иде дип», – бу фикерне кире кагалар. Башкалар беренче ел итеп пәйгамбәрлек башланган елны сайларга киңәш итәләр. Бу фикер дә кире кагыла, чөнки ул елны сөекле Рәсүлебездән ﷺ башка әле җир йөзендә мөселманнар юк иде, дигән фикер яңгырый. Өченчеләре исә беренче ел итеп Пәйгамбәребез ﷺ вафат булган елны сайларга тәкъдим итә. Ләкин Ислам календәрен кайгылы елдан башлыйсылары килми. Шунда Гали ибн Әбү Талиб  тәкъдиме кабул ителә – елларны Аллаһның Рәсүле Мөхәммәд ﷺ  Мәккәдән Мәдинәгә күчкән елдан санный башларга булалар. Гали  болай дип аңлаткан: «Бу елны Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезне ﷺ  үлемнән саклады, Ислам дине сакланды, яңа адым ясалды. Ислам дине яңадан туган шикелле булды». Бу безнең бөек тарихыбыз, без аны беркайчан да онытырга тиеш түгел. Һиҗри елның Корбан гаетле изге Зөлхиҗҗә ае белән тәмамланып, Гашура көнле изге Мөхәррәм ае белән башлануы да бер могҗизага тиң! Мөхәррәм – бик мөкаддәс ай. Ибн Габбас d әйткән: «Аллаһы Тәгалә бөтен айларда золымлык эшләүне тыйды, әмма Аллаһы Тәгалә дүрт ай турында ассызлыклап әйтте, начар гамәл кылсаң, гөнаһ арттырылып языла, изгелек кылсаң, әҗер-савап арттырылып бирелә». Хәдис-шәрифтә әйтелгән: «Айларның саны унике. Шул айларның дүртесе хәрам айлар булып санала. Өчесе чиратлашып киләләр: Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм, ә дүртенче ай Рәҗәб. Ул Җөмәдел-ахир һәм Шәгъбан арасында».

Икенче хәдистә Пәйгамбәребез  әйткән: «Рамазан аеннан соң ураза өчен иң хәерле ай – ул Мөхәррәм ае». Бу айда бер бик олы көн бар – Гашура көне. Ул Мөхәррәм аеның 10-нчы көненә туры килә (милади календарь буенча быел 11-нче октябрьдә булачак). Гарәпчәдән ул «унынчы» дип тәрҗемә ителә. Бу көннең фазыйләте турында күп хәдис китапларында әйтелгән. Шулар арасында Бохари, Мөслим, Әхмәд исемле галимнәрнең хәдис китаплары бар.

Гашура көнендә Мөхәммәднең ﷺ  сөннәте буенча нәфел уразасын тоту хәерле гамәл булып санала. Габдуллаһ ибн Габбас d риваят кыла: «Мөхәммәд ﷺ Мәдинә шәһәренә килгәч, яһүдләрнең Гашура көнендә ураза тотуларын күрде. Ул алардан: «Сез ураза тота торган көн нинди көн ул?» – дип сорады. Алар әйтте: «Бу – бик олуг көн. Аллаһы Тәгалә бу көнне Муса пәйгамбәрне һәм аның халкын коткарды, фиргавенне һәм аның халкын диңгезгә батырды. Менә шуннан соң Муса пәйгамбәр Аллаһка шөкер

итү йөзеннән бу көнне ураза тотты. Шуңа күрә без дә бу көнне ураза тота-__ быз». Мөхәммәд ﷺ

аларга җавап итеп шулай диде: «Без сезгә караганда да Муса пәйгамбәргә якынрак һәм аңа иярергә лаеклырак». Шуннан соң Аллаһның илчесе бу көнне ураза тотты һәм башкаларга да ураза тотарга әмер итте».

Икенче бер хәдисне Әбү Муса әл-Әшгари китергән: «Гашура көнен яһүдләр зурлыйлар һәм бәйрәм итеп саныйлар иде. Мөхәммәд ﷺ бу хәлне күргәч: «Ул көнне ураза тотыгыз», – дип әйтте».

Бу көндә ураза тоту гөнаһларның кичерелүенә сәбәп булып тора.

Мөхәммәд ﷺ шулай ди: «Гашура көнендә ураза тоткан өчен, Аллаһы Тәгаләдән элекке елның гөнаһларын гафу итүен өметләнәм».

Имам ән-Нәвави бу хәдисне түбәндәге мәгънәдә аңлата: «Бу көндә ураза тоту – бөтен кечкенә гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп. Әгәр дә кешенең зур гөнаһлары булып, кечкенә гөнаһлары булмаса, бу көндә ураза тоту зур гөнаһларының җәзасын җиңеләйтә. Әгәр кешенең кечкенә һәм зур гөнаһлары да булмаса, аңа әҗер-савап языла һәм дәрәҗәсе күтәрелә».

Гашура көнендә ураза тоту рәвеше берничә төрле булырга мөмкин:

1. Мөхәррәм аеның 9-10 нчы көннәрендә ураза тоту.

2. Мөхәррәм аеның 10-11 нче көннәрендә ураза тоту. Хәдистә бу хакта болай диелә: «Мөхәммәд ﷺ : «Яһүдләргә охшамагыз, Гашурага хәтле һәм

Гашурадан соң ураза тотыгыз», – дип әйтте».

3. Мөхәррәм аеның 9-10-11 нче көннәрендә ураза тоту.

Галимнәр әйтүенчә, мөселманнарга бары тик унынчы көн уразасы белән генә чикләнмичә, Мөхәррәм аеның тугызынчы көнендә дә ураза тоту сөннәт санала. Ибн Габбас d мондый хәдис китергән: «Аллаһы Тәгаләнең илчесе ﷺ  Гашура көнендә ураза тоткач һәм башкаларга да ураза тотарга әмер иткәч, кешеләр әйтте: «Әй Аллаһы Тәгалә хәбибе! Дөреслектә, бу көнне яһүдләр һәм насаралар да зурлый». Мөхәммәд ﷺ аларга: «Әгәр дә киләсе ел җитсә, Аллаһы Тәгалә теләсә, тугызынчы көнне дә ураза тотачакбыз», – дип җавап бирде. Ибн Габбас d әйтте: «Икенче ел килгәнчегә хәтле Аллаһы Тәгаләнең илчесе ﷺ вафат булды».

Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, Гашура көнендә күп кенә башка бөек вакыйгалар булган. Әлеге вакыйгалар Аллаһы Тәгаләнең китабы әһелләре булган башка дин вәкилләре өчен дә аерым бер могҗизаи мәгънәгә ия. Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәмне a яраткан, Нух a көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим a туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Әюб a авыруыннан терелгән, Йосыф олы дәрәҗәләргә ия булган һәм башка олы вакыйгалар булып үткән. Димәк, Гашура көне тагын бер мәгънәгә ия. Ул – Аллаһы Тәгалә хозурында диннең бер булуына ишарә.

Мөхәррәм ае – изге ай. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Аллаһ Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин, шул ук вакытта, адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак. Шуны истә тотсак иде. Пәйгамбәребез ﷺ: «Киләсе елның Мөхәррәм аен күрә алсам, һичшиксез, ураза тотар идем», – дип әйтә торган булган. Газиз дин кардәшләрем! Менә безгә Аллаһ Раббыбыз быелгы Мөхәррәм аен күрергә насыйп итә икән, ураза тотып, гамәл-гыйбадәттә булып, Раббыбызның чиксез рәхмәтенә – шушы дөньяның да, ахирәт тормышының да бәхет-сәгадәтенә ирешергә һәркайсыбызга да насыйп булса иде.

Вәгазь ТР МДН нең "Шура" дини альманахыннан алынды

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы