Республика имамнарына һәм ислам кыйммәтләре белән кызыксынучыларга атап әзерләнгән «Шура» журналының ундүртенче саны дөнья күрде.
Бу санда “Зиярәт кылу әдәпләре”, “Яшерен гыйлем”, “Аллаһтан биш бүләк”, “Хикмәтле нәсыйхәтләр”, “Яхшы сүз – җан азыгы”, “Бала тәрбиясе турында”, “Салават әйтүнең хикмәтләре”, “Зина кылу зур гөнаһтыр”, “Хәмер турында” һәм башка тамаларга багышланган вәгазьләр урын алган.
Казага калган уразаны кайчан тотарга? Алдап сату хәрамга керәме? Исламда үлем турында әйтелгәнме? Кеше үлгәннән соң аның бурычын кем түли? Әлеге һәм башка күп сандагы сорауларга җаваплар урнаштырылган. Балаларга атап укый торган догалар, тарихи язмалар да укучылар күңеленә хуш килер. Әдәби сәхифәдә язучы Рөстәм Галиуллинның “Җиһан” әсәре урын алган.
“Шура” альманахы республикабыз имамнары өчен дини эшләрне алып баруда бер кулланма булып тора. Ә имамнар арасында төрле яшьтәгеләр бар, шуңа күрә басманы нәшер иткәндә әлеге үзенчәлек тә искә алынып, укырга уңайлы булсын дип, шрифтлар булдыра алганча зуррак итеп бирелә.
"Шура" альманахы нәзарәтнең "Хузур" нәшрият йорты тарафыннан әзерләнә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә кварталга бер чыга.