3 октябрь көнне Лениногорск мөхтәсибәтенең Ихлас мәчетендә район мөслимәләре җыелышы булды. Иң беренче итеп сүзне оешма рәисе Ләйлә ханым Гыймрановага бирделәр. Ул мөслимәләрне яңа уку елы башлану һәм Мөхәррәм ае белән котлады һәм үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде. "Халкыбызга динебез кушканнарны тиешенчә җиткерергә тырышыгыз. Үз-үзегезне тотышыгыз һәм күркәм гамәлләрегез белән сез аларга үрнәк булыгыз. Алган белемнәрегезне камилләштерү һәм тирәнәйтү ниятеннән быел да мәчетләр каршында эшләүче курсларга йөрегез", - дип чакырды Ләйлә ханым.
Җыелыш дәвамында үткән атнада Казанда дини белем бирүче мөгаллимнәр өчен оештырылган халыкара форумда яңгыраган фикерләр һәм яңалыклар белән таныштырдылар, мәчет каршындагы курслар өчен әзерләнгән дини тәрбия программасын күрсәттеләр.
Мөслимәләр каршында көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат Мәрданшин һәм Лениногорск мөхтәсибәте вәкиле Булат хәзрәт Раупов та чыгыш ясады.