Җомга көн мөбәрәк булсын!
Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм җомга төнен – күркәм төн дигән, ә җомга көнен күркәм көн дип атаган. Бер хәдистә әйтелгән: “Биш кичәдә Аллаһы Тәгалә үз колларының үтенечләрен кабул кылыр: Рәгаиб, Бәраәт, җомга кичәләре, Ураза һәм Корбан гаетенә каршы кичәләр”.
Аллаһы Тәгалә безгә чын, хакыйки мөселман булып, Пәйгамбәребезнең сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде! Аллаһ Раббыбыз гомерләребезне хәерле кылып, күңелләребезгә, телләребезгә сабырлык бирсен! Аллаһы Тәгәлә һәр барчабызны афәтләрдән, кайгылардан, чирләрдән сакласын һәм туры юлларга күндерсә иде. Амин.
Бүген мөбарәк җомга көнендә республикабыз мәчетләрендә җомга намазы укыла һәм вәгазь сөйләнелә. Имамнар өчен махсус чыгарылучы “Шура” альманахында бүген сөйләнергә тиешле тема буларак Коръәнгә кагылышлы вәгазь урнаштырылган.
“Коръәнгә вакыт кызганмыйк” дип аталган вәгазьдә шундый юллар бар: “Коръән – Аллаһы Тәгалә сүзе.«Әйт: Әгәр кешеләр һәм җеннәр барчасы бер урынга җыелып, Коръән кебек бер китап иҗат итәргә теләсәләр, бер-берсенә ярдәмләшеп Коръәнгә охшатып бер китап иҗат итәргә тырышсалар да, һич тә иҗат итә алмаслар». («Бәни Исраил /Ягъкуб балалары/», 16:88) Аллаһы Тәгалә сүзе буларак Коръән Җәбраил галәйһиссәлам аша Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә Кадер киченнән башлап 23 ел дәвамында иңдерелә. Шул вакыттан башлап Кыямәткәчә Каләм-шәриф Аллаһы Тәгаләне гыйбадәт кылырга лаеклы бердәнбер зат, дип, Мөхәммәдне салләлаһү гәләйһи вә сәлләм Аның расүле, ягъни илчесе, дип таныган бәндәләр өчен Хак Күрсәтмә булып тора. «Коръәннең Аллаһы Тәгаләдән иңдерелгән хак китап икәнлегендә һич шик юк, бу китап – аның белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә хак юлны күрсәтүче һидаяттер». («Әл-Бәкара /Сыер/», 2:2)”.
Вәгазь тулысынча биредә:
ҖОМГА ВӘГАЗЕ - КОРЪӘНГӘ ВАКЫТ КЫЗГАНМЫЙК