5 октябрь көнне шәһәр һәм райондагы мәгариф ветераннарын, укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан "Ихлас" мәчетендә чакырып хөрмәтләделәр.
“Ихлас” мәчетенә ул көнне иллеләп укытучы килгән иде. Арада күп еллар мәгариф идарәсен җитәкләгән Рәфыйк Хәмидуллин, озак еллар шул өлкәдә хезмәт куйган Шат Сираев, әле хәзер дә балаларга әдәп-әхлак дәресләре укытучы Галия апа Рәхимова, Рәисә апа Фәтхуллина, Сания Морадымова, Таһир Шәмсуаров, Фәнзия Әбүләизова һәм башка хөрмәт казанган укытучылар бар иде. Кунакларны мәчет белән таныштырдылар, укыту бүлмәләрен күрсәттеләр. Мәчетнең музее бар икән, анда бик кызыксынып карап йөрделәр. Артык зур булмаган бер бүлмә ул үзе, борынгы китаплар, хаҗ сәфәреннән алып кайткан экспонатлар куелган.
Кунакларны котлап, балаларны тәрбияләү-укыту буенча алып барган нәтиҗәле эшчәнлегегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез, дигән сүзләр язылган Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ахырдан бергәләшеп чәй табынына чакырып, Корбан ашыннан авыз иттерделәр.
-Сезгә ныклы сәламәтлек, хәзерге вакытта эшләүчеләргә һөнәри уңышлар телим, - диде Булат хәзрәт Рәүпов.
Әле болай иркенләп ял иткәнебез юк иде, чын бәйрәм оештырганнар, дип таралышты кунаклар.