Әлмәт имамнары эшләрен барлады

07 октябрь 2016 ел 11:11
Әлмәт имамнары эшләрен барлады

Әлмәт имамнарының чираттагы җыелышы үткәрелде. Җыелышта имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов узган Корбан бәйрәменә нәтиҗә ясады, шулай ук корбан көннәрендә зур ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, мөхтәсибәт хезмәткәрләренә, волонтерларга, мәдрәсә шәкертләренә рәхмәтен җиткерде. “Алда безне тагын бер зур вакыйга – Мәүлид бәйрәменә әзерләнү көтә. Әлеге бәйрәм кысаларында уздырылачак барча чаралар Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә, аның рухи мирасына, гыйлеменә багышланырга тиеш”, - диде имам-мөхтәсиб.

Җыелышта шулай ук яңа уку елы башлану турында сөйләштеләр. Әлмәт мәдрәсәсендә көндезге уку бүлегендә Татарстанның төрле районнарыннан килеп белем алалар. Моннан тыш 6 октябрьдән кичке бүлектә укулар башланды, анда теләгән һәркем укый ала.

Аннары Фәһим хәзрәт җыелышта катнашучыларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә әзерләп бастырылган Коръәннең яңа нөсхәсен тәкъдим итте.

23 октябрьдә Әлмәтнең үзәк мәчетендә балалар арасында уздырылачак “Гыйбадәте исламия” китабы буенча оештырлыган конкурс хакында хәбәр итте. 30 октябрьдә биредә Коръән уку конкурсын үткәрү дә ниятләнелгән. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы