Әлмәт имамнарының чираттагы җыелышы үткәрелде. Җыелышта имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов узган Корбан бәйрәменә нәтиҗә ясады, шулай ук корбан көннәрендә зур ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, мөхтәсибәт хезмәткәрләренә, волонтерларга, мәдрәсә шәкертләренә рәхмәтен җиткерде. “Алда безне тагын бер зур вакыйга – Мәүлид бәйрәменә әзерләнү көтә. Әлеге бәйрәм кысаларында уздырылачак барча чаралар Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә, аның рухи мирасына, гыйлеменә багышланырга тиеш”, - диде имам-мөхтәсиб.
Җыелышта шулай ук яңа уку елы башлану турында сөйләштеләр. Әлмәт мәдрәсәсендә көндезге уку бүлегендә Татарстанның төрле районнарыннан килеп белем алалар. Моннан тыш 6 октябрьдән кичке бүлектә укулар башланды, анда теләгән һәркем укый ала.
Аннары Фәһим хәзрәт җыелышта катнашучыларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә әзерләп бастырылган Коръәннең яңа нөсхәсен тәкъдим итте.
23 октябрьдә Әлмәтнең үзәк мәчетендә балалар арасында уздырылачак “Гыйбадәте исламия” китабы буенча оештырлыган конкурс хакында хәбәр итте. 30 октябрьдә биредә Коръән уку конкурсын үткәрү дә ниятләнелгән.